Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Фирдүс Гыймалтдинов ике ай эчендә тарихи роман язган

Роман киләсе елда «Казан утлары» журналында дөнья күрәчәк.

Журналист Фирдүс Гыймалтдинов ябык әдәби конкурста җиңгән «Урда ханы Үзбәк» тарихи романын ике ай эчендә язган.

«Романны июльдә яза башладым. Төп язылу вакыты июль–августка туры килде. Сентябрьдә сайлаулар… Ноябрьдә төзәтеп чыктым, кайбер урыннарын яңадан яздым», — диде ул ябык әдәби конкурска багышланган матбугат конференциясендә.

Фирдүс әйтүенчә, конвертлар ачылып җиңүчеләр билгеле булгач, шалтыратучыларның күбесе «Мәһәре күпме?» дип сораган. Икенче популяр сорау: «Кайчан вакыт табасың?». «Тәүлектә 24 сәгать. Бер тәүлек эчендә яраткан эшеңә ике сәгать вакыт табу авыр эш түгел», диде ул коллегалары соравына җавап биреп.

«Эштә ноутбугымны ачып куям, эш вакытында бер сәгать табып була. Әлбәттә, мин җитәкче, ләкин 24 сәгать буе җитәкчелек итеп булмый. Шулай вакыт урлап-урлап языла», — диде «ГТРК-Татарстан» телевидениесе җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдинов.

Конкурсның жюри рәисе, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла хәзерге вакытта «Казан утлары» журналында Фирдүс Гыймалтдиновның «Буа» романы чыга башлавын искәртте. Ул романга югары бәя бирде.

«Урда ханы Үзбәк» романы өчен мәгълүматны китаплардан гына түгел, фәнни журналлардан эзләргә туры килде», — диде ул. Автор Тарих институтында бай мәгълүмат булуын, Алтын Урда тарихына багышланган журнал чыгуын искәртте. Ул Рөстәм Галиуллин тарафыннан тәрҗемә ителгән Анатолий Егинның Үзбәк хан романын да укуын әйтте.

Роман 1291 елдан алып 1341 елга кадәр араны колачлый. «Мин Үзбәк ханны бер яктан мәгърүр, икенче яктан нечкә күңелле, үпкәчән кеше итеп сурәтләргә тырыштым», — диде автор. 

Фирдүс Гыймалтдиновның тарихи романы Татарстан Президенты карамагындагы Татар телен саклау комиссиясе инициативасы белән оештырылган конкурста II урын алды. Призы — 400 мең сум.
Роман киләсе елда «Казан утлары» журналында дөнья күрәчәк. 

 

Рузилә Мөхәммәтова 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев