Мәдәни җомга

Фирдания Садриеваны искә алу кичәсенә аны соңгы юлга озата алмаган кызы кайтты

Узган елны чикләр ябык булу сәбәпле, Эльвира Низаметдин Финляндиядән әнисен күмәргә кайта алмаган иде.

Бер ел элек Фирдания Садриеваның кызы Эльвира Низаметдин, юллар ябык булу сәбәпле, әнисен соңгы юлга озату өчен Финляндиядән кайта алмаган иде. Әнисен искә алу кичәсенә ул үзенең кызы белән кайткан.

«Әнинең каберенә беренче тапкыр август аенда кайттым. Ул вакытта да самолетлар очмый иде әле, авыр юллар белән кайтырга мөмкинлек таптым. Әнине күмәргә кайта алмаудан булган хисне сүзләр белән әйтеп булмый. Ул бөтенләй бернинди кысаларга да сыймый торган хәл иде. Әнине күмәргә кайта алмау — әйтеп бетергесез авыр, коточкыч», — дип сөйләде Эльвира Низаметдин.

Фирдания Садриеваның оныгы Ширин дәү әнисе истәлегенә гитарада уйнап, «Кайчан гына килерсең син» җырын башкарды. 

 

 

Кичәгә Фирдания Садриеваның хезмәттәшләре, курсташлары һәм дуслары килгән иде. Алар да истәлекләре белән уртаклашты.

«Фирдания Исмәгыйлевна Россия күләмендә авторитетка ия булды. Ул иҗади сүздән кала фәнни мәктәп тә калдырды. Аның укучылары фән кандидатлары булды, иҗади белгечлектә ул еш булмый торган күренеш. Ул укучыларын җитәкләп барды, укучыларын яратты һәм ярдәм итәргә тырышты», — дип искә алды Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева. 

 

 

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә хатирләре белән уртаклашты. «Институтка кергән саен аның җитмәвен аңлыйм. Ул кафедраның рухы иде. Аның ике сыйфатын аерып әйтәсем килә. Беренчедән, ул бик тугры булды. Икенчедән, ул кешеләргә ышана иде», — диде режиссер.

* Казан мәдәният институты профессоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Садриева 2020 елның 5 апрелендә вафат булды. Ул озак еллар Казан мәдәният институтында Театр факультетын җитәкләде. 
 

Гөлүзә Ибраһимова 

"Татар-информ"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: