Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Фермер мәктәбе»ндә катнашучылар Татарстанда ат үрчетүчеләренең тәҗрибәсен өйрәнде

«Атчылык — гаилә эше ул, шуңа күрә дә үз эшенә мәхәббәт һәм аны яратып эшләү һәрвакыт катлаулы бурычларны хәл итәргә ярдәм итте», — ди фермер Сәгыйть Гыйниятуллин.

Россельхозбанкның «Фермер мәктәбе» проектында атчылык юнәлеше буенча катнашучылар дәресләрдә атларның токымнарын һәм аларны тукландыру үзенчәлекләрен, ат спортын һәм туризмын үстерүне өйрәнәләр. Программага практик дәресләр дә кертелгән, шуларның берсе Теләче районының ат фермасында узды.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 20 елдан артык ат үрчетү белән шөгыльләнүче фермер Сәгыйть Гыйниятуллин катнашучыларга үзенең хуҗалыгы турында сөйләде. Ул,  әздән генә башлап, бүгенге көнгә атлар санын 300 башка җиткергән, шул исәптән алар арасында  чиста токымлы гарәп һәм инглиз чабышкы атлары, понилар, татар токымының сирәк очрый торган төрләре бар.

«Атчылык — гаилә эше ул, шуңа күрә дә үз эшенә мәхәббәт һәм аны яратып эшләү  һәрвакыт катлаулы бурычларны хәл итәргә ярдәм итте», — дип билгеләп үтте ул.

Үзенең тарихы һәм игелекле теләкләре белән ул «Фермер мәктәбе”ндә катнашучыларны да рухландырды. Нурлат районыннан Шамил Амагомедов, алдынгы ат үрчетүче белән очрашу үсешкә этәргеч бирде, дип билгеләп үтте.

«Без хәзергә яңа эш башлаучы фермерлар булса да, үзебез өчен эшнең берничә мөһим юнәлешен һәм үз бизнес-проектыңны башлаганда беренче чиратта игътибар итәргә кирәкле мәсьәләләрне билгеләп куйдык инде», — дип, тәэсирләре белән уртаклашты ул.

Башка төркемнәрдә катнашучылар да республиканың алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә практика узалар. Мәсәлән, «Терлекчелек» юнәлеше буенча укучылар Балык Бистәсе районында авыл хуҗалыгы кооперативында һәм Лаеш районында КФХда терлекләрнең үзенчәлекләрен, аларның үсешен бәяләүне һәм аларның экстерьерын өйрәнәләр.

Кошчылар хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы кошлары токымнарының һәм кроссларының классификациясен, шулай ук йомыркаларны инкубацияләүнең биологик нигезләрен өйрәнәләр. «Үсемлекчелек»нең өченче төркеме агрономия нигезләре буенча практика узалар. 

«Фермер мәктәбе»ндә укулар декабрь ахырында тәмамланачак. «Фермер мәктәбе»ндә катнашучылар чыгарылыш бизнес-проектларын яклау нәтиҗәләре буенча «Фермер хуҗалыгы агробизнесы» өстәмә белем программасы буенча дәүләт үрнәгендәге диплом алачаклар. Укулар Россельхозбанкның финанс ярдәме һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Казан дәүләт аграр университеты базасында алып барыла, диелә хәбәрдә.

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев