Мәдәни җомга

"Файдалы дигән булып яшел, зәңгәр төстәге баллар да сатыла..."

Җәйнең иң тәмле һәм умартачылар өчен иң кызу чоры – бүген алар бал аерту белән мәшгуль. Лаеш районының Кече Елга авылында яшәүче Зариповлар беренче авыз итәрлек яңа балны, традиция буенча, Питрау көнендә үк суыртып караган.

Уңыш мулдан

– Быел бал уңышы әйбәт булырга охшаган. Яз салкын килүгә карамастан, июльдә эссе көннәр булды. Аннары үзебезнең җир участогына кортлар өчен фацелия, синяк кебек махсус баллы культуралар чәчәбез. Табигатьтәге үсемлекләр чәчәк атып бетерсә дә, кортларыбыз өчен нектар җыярга өстәмә кыр бар. Моңа өстәп, умарталыгыбыз да урманда урнашкан. Бал уңышы өчен бу да бик мөһим, – ди Нурия Зарипова. Нурия атаклы умартачылар нәселеннән. Әтисе Гафур Зарипов – алтынчы буын умартачы. Крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып, зур гына умарталык тота. Гафур абыйлар гаиләдә җиде бала үскән. Шуларның бишесе умартачылык белән шөгыльләнә. Барыбызныкын бергә исәпләгәндә, 700 умарта оясы тотабыз, ди Нурия. Ул исә балны сату, ассортиментларны арттыру буенча җаваплы дип әйтергә була. Зариповлар балы гадәти банкаларга гына тутырып сатылмый. Нурия аларны агач тәпәнгә дә, кәрҗиннәргә дә, тартмаларга тутырып, бүләк-күчтәнәч сыйфатында сатуны оештырып җибәргән. Бал кушылган сабыннар да эшли әле ул. Бал бәясе белән дә кызыксынмый калмадык. Балның килограммын 350-400 сумга саталар. Юкә балы кыйммәтрәк йөри.

Ясалма балга алданмагыз

Чирмешән районының Керкәле авылы умартачысы Шәүкәт абый Хәйруллин да шушы көннәрдә бал аертырга керешкән. Без шалтыратканда да умарталыкта бал суырта иде. Аның 30 баш умартасы бар. Беренче балларын бер атна элек сата башлаган. Өч литрлы банкада чәчәк балы 1500, юкә балы 1800 сум тора. Ә балның уңышына килгәндә, быел күп түгел кебек, ди. Эссе көннәрдә кортлар юкәдән дә, карабодайдан да балны бик җыя алмаган. Иң оптималь һава температурасы көндез 25-27 градус булса, яңгыр да явып үтсә, юкәдән бал җыярга иң яхшы шартлар менә шул икән.

– Табигатьтәге баллы үсемлекләр дә чәчәк атып бетерә. Бал җыярга тагын бер атна гына калып бара. Ә үз кырлары булган умартачылар өчен әле бал җыю сезоны дәвам итә, – ди ул. Рапс балы исә күп булырга тиеш икән. Шәүкәт абый әйтүенчә, бу балны бик сыйфатлы, тәмле бал дип әйтеп булмый. Юкә һәм чәчәк балы тәмлерәк тә, файдалырак та, ди умартачы. Сүз арасында Шәүкәт абый белән ялган бал сату турында да сөйләшеп киттек.

– Иң арзанлы көнбагыш балын алып, аның өч литры 500 сум тирәсе бугай, аларга төрле тәмләткечләр, сироплар өстәп, бер банкадан икене ясап сатучы заводлар да бар. Сөт продукты дигән кебек, болары бал продукты була инде. Ярминкәләрдә аларны чират торып алалар. Файдалы, сирәк дигән булып яшел, зәңгәр төстәге яңа атамалы баллар да сатыла. Бәяләре кыйммәт булса да, халык шуларга кызыга. Бер умартачы ялган сортлы балларның исемлеген дә булдырган. Кандык балы сатыла, ди ул, кандык дигән үсемлек Кызыл китапка кертелгән. Бик сирәк очрый, апрель-майда гына чәчәк ата. Бал кортлары аңардан нектар җыйган очракта да, үз умарта гаиләсен үстерү өчен китә ул. Аккурай балын Башкортстанныкы диләр, ә анда бу бал турында белмиләр дә. Бу үсемлек Урта Азия илләрендә үсә икән. Кыргый кортлар балы кәрәздә генә сатылырга тиеш, ә ярминкәдә сыек килеш саталар. Сырганак, кедр, ромашка, ылыслы баллар да булмый. Алар нектар бирми, – ди Шәүкәт абый.
 

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында быел Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан дәүләт ярдәме алган 162 мөрәҗәгать итүче ит, сөт терлекчелеге юнәлешендә эшлиләр, яшелчә үстерәләр, товар балыгы үрчетәләр, ат үрчетү һәм умартачылык белән шөгыльләнәләр.

Умарталык – урманда

Кайбыч районының Кошман авылы умартачысы Раил Саттаров, бал уңышы, алдагы еллар белән чагыштырганда, яхшырак, ди. Юкә балының өч литрлы банкасын 1500 сумга сата икән. Умартачының 56 баштан торган умарталыгы урманда урнашкан. Раил абый да умартачылар династиясе вәкиле булып чыкты. Бабасы да, әтисе дә умартачы булган. Киләсе елга Рәис абый оя санын арттырырга исәпли. Фермер булып теркәлеп, “Агростартап” программасында катнашкан һәм 2,9 миллион сум күләмендә грант алган. Бу акчага умарта ояларын 120гә арттырып, техника сатып алырга уйлый. Үзенең 6 гектар пай җирен көздән эшкәртеп калып, мордовник дигән баллы культура чәчмәкче.

 

Дилбәр Гарифуллина
Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: