Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Энгель Фәттахов: Актанышта дәүләт театрын ачу бурычы тора

«Шул рәвешле, авыл районында ике дәүләт учреждениесе — дәүләт ансамбле, дәүләт театры эшләячәк. Актаныш халкының моңа хокукы бар», — диде Энгель Фәттахов.

2021 елда Актанышта дәүләт театры ачылу ниятләнә. Бу хакта Актанышта фәнни-гамәли конференция ачылышында сәламләү чыгышында район башлыгы Энгель Фәттахов әйтте.

«Актанышта „Агыйдел“ дәүләт җыр һәм бию ансамбле горурлык булып тора. Быел Актанышта дәүләт театры ачуны бурыч итеп куябыз. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бу мәсьәләне эшләп бетерү бурычы куелды. Бу максатка ирешсәк, бу зур тарихи вакыйга булыр иде», — диде район башлыгы. 

«Шул рәвешле, авыл районында ике дәүләт учреждениесе — дәүләт ансамбле, дәүләт театры эшләячәк. Актаныш халкының моңа хокукы бар», — диде Энгель Фәттахов.

Ул Актанышта 50дән артык театр эшләп килүен, шул исәптән 10 халык театры, 1 муниципаль театр булуын искәртте. 

 

Гөлнар Гарифуллина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев