Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Дәүләт хезмәтләрендә ковид кичергән кешеләрнең сертификатларын яңадан рәсмиләштерәләр

Сертификатларның гамәлдә булу вакыты бер елга кадәр озайтылачак.

Коронавирус инфекциясен кичергән кешеләрнең сертификатларын яңа срокка кабат рәсмиләштерү Дәүләт хезмәтләре порталында автомат рәвештә үткәрелә. Аларның гамәлдә булу вакыты бер елга кадәр озайтылачак, дип искәрттеләр ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгында.

Ведомствода сертификатларны яңадан рәсмиләштерү процедурасы якын көннәрдә тәмамланачак дип ышандырдылар.

«Коронавирус инфекциясен кичергән кешеләрнең Дәүләт хезмәтләре порталында кулланучыларның шәхси кабинетларына йөкләнгән сертификатлары Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы киңәшләре нигезендә бер елга яңадан рәсмиләштерелә», - диелә министрлыкның рәсми Telegram-каналында.

Кичә Сәламәтлек саклау министрлыгында документларның гамәлдә булу вакытын озайту хакында сөйләгәннәр иде. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев