Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Әдипнең Алтай күргәзмәсе

Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай бүләге иясе Марсель Галинең фотосурәткә төшерү остасы да икәнен белмәүчеләр бардыр әле.

Ләкин аның иҗатын сөючеләр һәм каләмдәшләре әдипнең бу мавыгуына сокланып карый. Язучының моңа кадәр дә берничә фото күргәзмәсе оештырылганы бар. Шушы көннәрдә исә “Татмедиа” бинасында Марсель аганың өр-яңа фотокүргәзмәсе эшли башлады. Ул “Бабамның борынгы бишеге – Алтай” дип аталган. Язучы соңгы ике елда Алтайга ике тапкыр сәяхәт иткән, борынгы җирләрнең матурлыгын, мәһабәтлеген үз күзләре белән күргән, йөрәге аша тойган. Әмма төрки дөньяның Ватаны, бишеге булган Алтай төбәге гүзәллегенең бер процентын гына сурәткә төшердем, диде язучы.

Күргәзмәдә 49 фоторәсем урын алган. Фотоларны карап, язучыны күргәзмә ачылышы белән котларга күп әдипләр җыелган иде. “Марсель Гали әдәби әсәрләрен дә рәссам кебек иҗат итә. Талантлы кешенең таланты күп яклы була дигән сүз  дөрес ул”, - диде каләмдәше Разил Вәлиев. Рабит Батулла әдипне авылындагы музейны фотосурәткә алып, яңа күргәзмәсен оештырырга чакырды.  Алмаз Хәмзин Марсель Гали сүзләренә язылган “Яшә, Казан!” җырын сузып җибәрде. Халык язучысының фотокүргәзмәсен ачу тантанасында “Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков та катнашты. 

Эльмира СИРАҖИ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев