Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Әдәби марафонда катнашучылар яңа татар социаль челтәренең беренче кулланучылары була ала

Татнетны үстерү фондының башкарма директоры Раил Гатауллин яңа татар социаль челтәренең исемен сер итеп калдырды.

Татнетны үстерү фондының башкарма директоры Раил Гатауллин сүзләренчә, XIX Дөньякүләм әдәби марафонда катнашучылар яңа татар социаль челтәренең беренче кулланучылары була ала.

«Белем.ру» компаниясе кысаларында үзебезнең татар социаль челтәрен ясау эшен яңадан торгыздык. Ул эш әле бик сүлпән алып барыла. Хәзерге вакытта ул татар халкына кирәк. Әдәби марафончыларның иң активлары шушы социаль челтәр аша да әдәби марафонда катнаша алыр дип көтәбез. Анда билгеле бер база булдырылган инде», – диде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Ул әдәби Сабантуй вакытында булачак әдәби көрәшне аннан карап булыр, дип өметләнә.

Раил Гатауллин яңа татар социаль челтәренең исемен сер итеп калдырды.

Ул әдәби марафонда булачак тагын бер яңалыкны да әйтте. Әдәби марафончыларга активлыгы дәрәҗәсе буенча статуслар биреләчәк. 

 

Гөлүзә Ибраһимова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев