Мәдәни җомга

Давыл булып  яшәгән Зөлфәт

«Шагыйрь «Йөрәгемне былбыл чакты», – дип язды, ә аның үз шигырьләре татар халкының йөрәген чакты»

Камал театрында Г.Тукай премиясе лауреаты, күренекле шагыйрь Зөлфәт Маликовның тууына 75 ел тулу уңаеннан «Чытырманда былбыл сайрый» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Шагыйрьнең «Тояк эзләрендә гөл үсә» дигән автобиографик әсәреннән үз укуындагы видеоистәлекләре, әсәрләре, аның сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барган кичә үзе бер шигъри әсәр, моңлы көй кебек хәтердә калды.


Мөслим районының гүзәл Коргылды инеше буенда урнашкан, урман-суларга бай Сәет авылында туган малай, мәктәпкә укырга кергәнче үк, әкият уйлап чыгарып, берничә дәфтәр язып тутыра. Әмма малай аларны югалта һәм гомере буе шуларны сагынып, тәүге иҗатыннан эпиграф китереп, шигырьләр язармын, дип хыялланып яши. Ләкин әкиятләр табылмый. Әткәе, авылның имамы Госман абзый белән Коргылды буенда, чират җитеп, авыл малларын көтүе дә сагышлы-моңлы хатирә булып хәтерендә саклана шагыйрьнең. Инешкәен, сыерлар таптап, тәмам кара сазлыкка әверелдергән ләбаса. Чишмә челтерәгән урынны исә чирләшкә җикән-камыш баскан. Инде шигырьләр язу белән ныклап мавыккан хисле егетнең хәтеренә уелган гүзәллек черегән, тәмам көл булган. Әткәе Госман абзый улының күңел халәтен аңлый һәм «Э-эх, менә шулайрак шул, улым, Коргылды инешебез авыр хәлдә, әйдә, бер шигырь әйт әле», – ди. Зөлфәт сөйли, әткәе аны бирелеп тыңлый. Шунда Госман абзыйның күңеленең яктыруы күзләренә үк бәреп чыга. «Улым, мин дә шушы инешебез турында бер мөнәҗәт чыгарган идем. Шуны сиңа әйтеп күрсәтермен, дип йөрдем, инде онытылган. Күңелдә йөргән уйларымны шул мөнәҗәттә әйтеп бетергән идем. Ашыйсын ашап, яшисен яшәгәнмен, күрәсең», – ди. Ул чакта әле Зөлфәт әткәе Госман абзыйның яман елларда җимерелгән авыл мәчетен яңадан тергезеп, манарага менеп, имам буларак, бердәнбер азанын әйтәсен дә, шуннан соң ук дөнья куясын да белми. Шуңа күрә: «Юк сүз сөйләмә әле, әткәй, әйтелмәгән сүз – яшәлмәгән гомер! Шигыреңне әйтми торып, Ходай сине үз катына чакырмас инде. Шигыреңне миңа мең кат укырсың әле» кебек сүзләр белән әткәенең фикерен кирегә бора.

Зөлфәтнең шигырьләренә беренче бәяне бирүчеләр дә аның әтисе һәм «шулкадәр нечкә, зәвыклы күңелгә ия» әнисе була. Зөлфәтнең бакчаларында корып куелган үз куышы бар. Аның барлык китаплары – шунда. Әнисе радиодан бер танылган шагыйрьнең шигырьләр укуын тыңлап ята. Тыңлый да: «И-и-и шул да булдымы шигырь! Менә ичмасам синекеләр шигырь!» – дип куя. Зөлфәт аптырап кала. Инәкәенә бер генә шигырен дә укытканы юк бит. «Каян белдең?» дип үзеннән-үзе сорап куя үсмер. «Соң куышыңа кергән идем, читәнгә кыстырган шигырьләреңне укыдым. Елап утырдым», – ди ана.

Уң кулында урак сабы эзе.
Сул кулында учма җылысы.
Нечкә иләк була бу кулларда.
Уклау була, җиләк тырысы...

Зөлфәт Маликов шагыйрь Рәдиф Гаташны үзенең укытучысы, ягъни «хәлфә»се дип атый. Үсмернең күзен шөпшә чагу сәбәпле укырга бара алмаган көннәре була бу, мәктәпкә Рәдиф Гаташ укытучы булып килеп төшә. Аңа «Безнең үзебезнең шагыйрь бар», – дип әйткәннәр, үсмернең иҗатын мактаганнар. Зөлфәт мәктәпкә килгәч, Рәдиф Гаташ аның янына килеп, шигырьләрен сорап ала һәм «Казан утлары» журналына җибәрә. Озак та үтми, Зөлфәткә Нури Арслан белән Әхсән Баянның шигырьләргә зур бәя биргән хатын китереп тапшыралар. Зөлфәт, университетка укырга керергә имтихан биреп йөргәндә, шигыре журналда басылып чыга. Әлбәттә, бу авыл баласы тарафыннан әйтеп ышанмый торган хәл кебек кабул ителә. Аннары әле студент та булып өлгермәгән, хыялый егетне, чын шагыйрь Рәдиф Гаташның үз иҗатын хуплавы да тәмам алгысыта! Һәм ул аның белән Казанга юл тота. Китаптан сеңгән тәэссоратлары аша Казанны күз алдына китереп бастырган Сөембикә манарасы күренгәч, егетнең йөрәге тагын бер кат җилкенеп куя. Аның күңеленнән «Ак яллы дулкыннар өстеннән сиңа киләм, Казан!» дигән хисси уйлар уза. «Чытырманда былбыл сайрый»дигән автобиографик әсәрендә язганча, ул әле Казанның күпме гасырлар гарасат кичергәнен дә, тарих вулканының кайнар лавасында утырганын да белми әле ул чакта. «Гаҗәеп бер китап икәнсең син, Казан! Мин аны әле соңрак кына белермен! Сөембикә манарасы мәңгелек ташка әйләнеп калган хатын-кыз үксүе икән ләбаса!» – ди ул.

Остазы Р.Гаташ мәхәббәт шагыйре булгач, егет тә, аңа ияреп, мәхәббәт шигырьләре яза башлый. Әмма язучы Ләбиб Лерон искәрткәнчә, Зөлфәт «Милләт!», «Азатлык!» дип кычкыручы да булмаган һәм, ихтимал, ярамаган да елларда әдәбиятка үзенең «Чакырылмаган кунак, татардан да яманрак» дигән затлы бер шигыре белән килеп керә һәм халык күңелен яулап ала. «Ул шушы шигыре белән безне сискәндереп җибәрде», – ди Л.Лерон.

Җилдерде ул дала атларында,
Гөслә чиртеп аю биетте.
Көрәш белән биеклекләр алды –
Заманына лаек биеклек.
Дастаннары аның урда кебек
Җан яулаган… Алга күченгән.
Чакырылмаган кунак булып үткән,
Үткән татар дошман өстеннән.
Чакырылмаган кунак булып кергән
Зимнийларга, Перекопларга...

«Шагыйрьнең халәте дөньяны аңларга түгел, ә аңлатырга тырышу. Имансыз яшәүдән курыккан кебек шигырьсез яшәүдән дә куркыйк», – дип яза үзе ­шагыйрь.

Кардәшләрем! Сезнең җанда туган
Шигырьләрне әйтер сүз көчен
Ни өчендер Ходай миңа биргән –
Өлешемә тигән көмешем...

Үз туган ягының, авылдашларының уй-хисләрен сеңдереп үскән шагыйрьнең беренче китабына бәяләмә авторы Хәсән Туфан «Бу яшь талантның остазы – халык үзе», дип юкка гына язмаган, билгеле. Зөлфәтнең  һәр шигырендә кайнарлык, ярсу хисләрендә милләт гаме, халык гаме ярылып ята.

Данил Салихов: «Шагыйрь «Йөрәгемне былбыл чакты», – дип язды, ә аның үз шигырьләре татар халкының йөрәген чакты», – дип әйткән иде. Шагыйрьне Язучылар берлегенә кабул иткәндә Шәйхи Маннурның да «Мине «Тимер Маннур» дип әйтәләр, минем елаганым юк. Ә Зөлфәтнең шигырен укыгач чын күңелдән еладым», – дип әйткән сүзләре теркәлеп калган. Язучы Фоат ага Садриев «Зөлфәтнең шигырьләре – энергия йомарламы. Җәмгыятебездәге гаделсезлекләргә, татар милләтенә туры килгән җәбер-золымнарга карата аның йөрәгеннән кан тама, бәгыре телгәләнә иде – аның поэзиясендә шушы әйбер ярылып ята», – дип шагыйрь иҗатының асылын билгеләгән сүзләре дә хәтердә.
Остазы Р.Гаташ Зөлфәтнең чын мәгънәсендә бөек, уникаль шагыйребез булуы турында сөйли. «Зөлфәт тумышы белән шагыйрь иде: төс-кыяфәт, буй-сын да, сүзнең чын мәгънәсендә тәмен-көчен тоеп, сурәтләү-фикерләү сәләте дә Ходайдан бирелгәндәй, ачык, бәхәссез иде», – дип искә алды. Ул, каләмдәше Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгәндә, аның «Ходай сулышы» дигән китабына карата язган мәкаләсендә, аны Тукай буыны белән чагыштыра. «Бу гасырның башында Тукай, Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәмиев, Бабич, Такташ, Туфан килә, ә гасырның ахыры бөек шагыйрь Зөлфәт белән тәмамлана... Зөлфәт мәктәбе, аның шигърияте үрнәгендә тулы бер буын шагыйрьләр тәрбия­ләнде», – ди.

Ике талантлы шагыйрь З.Маликов белән Мөдәррис Әгъләмнең дуслар булуын беләбез. Зөлфәт Мөдәррис белән танышулары хакында видеоязмада болай сөйләде: «Кичәге көтүче малайлар бүген аудиториягә килеп керде. Карыйм, минем янымда маңгае кояшта кара чуен булып янган тәбәнәк кенә буйлы бер егет утыра. Бәй, Мөдәррис Әгъләмов түгелме соң бу? Шул! «Татарстан яшьләре» газетасында иң оста, иң тәҗрибәле язучылар гына яза алырдай шигырьләре әле яңа гына басылып чыкты лабаса! Чын шагыйрьнең утлы сулышы сизелеп тора. Гафу итегез, шулайрак мөрәҗәгать итәргә кирәклеген бераз чамалый башлаган идем инде, «Сез Мөдәррис Әгъләметдинов бугай?» Җавап мине аягымнан бәреп екты «Ну и что?» Болар шәһәрчә генә түгел, русча да әйбәт кенә сиптерәләр икән. «Мин дә шигырьләр язам» «Ну и что?»

Җәмәгать, минем русчам бераз бар-барын, әмма болай текә сөйләшерлек түгел иде. Даһиларга болай гына тел ачкычы табышлы түгел икән. Ләкин бәхетемне үгез бөтенләй үк сөзеп атмаган икән. Кирәк бит, ә! Имтиханның беренче көннәрендә үк иң затлы, дәрәҗәле журналда чыгып килә торган шигырьләремнең корректурасы кулга килеп эләкте. Моны Мөдәррис, әлбәттә, алдан ук укып чыккан. Килеп җилкәмә шапылдатты бу. «Гениальный шигырьләрең чыккан, мә – бишне! Шушы наданнар белән имтихан чиратында торасыңмы, мин анда кереп тә тормадым. Үземә «бишле» икәнне беләм бит». Мин Аллаһ бәндәсе әле яңа гына тирләп-пешеп имтихан биреп чыкканын үз күзләрем белән күреп тордым лабаса! Ышандырырлык итеп әйтте бит. Ышандым. «Кереп тә маташма, сиңа да – «отлично» анда», – диде Мөдәррис. Әйдә, киттек. Менә шул көннән башлап Мөдәррис белән сукмакларыбыз аерылмады». 

Мөдәррис Әгъләмнең җәмәгате шагыйрә Нәҗибә Сафина бу уңайдан Зөлфәтнең ирләрчә чын дуслыкның кадерен белә торган һәм аны ахыргача алып бара торган шагыйрь булуын әйтә: «Алар Мөдәррис белән дә аның соңгы көненә кадәр дус булды. Мөдәррис хәтта аңа үлем түшәгендә ятканда, без синең белән киләсе елларда 9 майларда очрашабыз, дип әйткән иде. Кызганыч ки, шулай булып чыкты. Зөлфәт тә Мөдәрриснең вафатына бер ел тулганда китеп барды. Әйтерсең лә ул Мөдәррис дустыннан башка яши алмады. Якташы, язучы Фоат Садриев әйткәнчә, Зөлфәт давыл булып яшәде һәм мәңге сүнми торган поэзия, драма әсәрләре калдырды».

Зөлфәт тә «коеп куйган шагыйрь генә түгел» иде. Ул публицистик мәкаләләре, юмор-сатира әсәрләре, курчак театры өчен пьесалар язучы да, шулай ук «Мәкерле песи» исемле беренче татар балалар операсының либреттосы авторы да, «Юлбасарлар» (Ф.Шиллер), «Йөгәнсезгә авызлык» (У.Шекспир), «Биюче» (Лопе де Вега) комедияләрен татар теленә шигъри тәрҗемә итүче дә.

Кичәдә Зөлфәт шигырьләренә язылган җырларны артистлар Рөстәм Закиров, Алинә Кәримова, Илгиз Мөхетдинов, Ризидә Галимова, Филүс Каһиров, Эльза Исламова һ.б. башкарды.

Шушы көннәрдә Казанның Татарстан урамындагы Зөлфәт (Дөлфәт Маликов) гаиләсе 1981-2000 елларда яшәгән 7 нче йорты диварына, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фондының башкарма директоры Н.Хашимова, мәдәният министры урынбасары Д.Натфуллин, Язучылар берлеге рәисе Р.Зәйдулла, Мөслим районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары М.Бәдретдинова, каләмдәшләре катнашында мәшһүр шагыйрь истәлегенә мемориаль такта куелды.

Сөембикә КАШАПОВА. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: