Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Дамир Сираҗиев исемендәге премиянең яңа лауреатлары билгеле

Дамир Сираҗиев исемендәге театр премиясенең яңа лауреатлары «Тантана» республика театр премиясе тапшырулы уңаеннан оештырылган тантаналы кичәдә билгеле булды.

Премия «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев, «Мастеровые» театрының баш рәссамы Елена Сорочайкина һәм Камал театры артисты Миләүшә Шәйхетдиновага тапшырылды.

Илгиз Зәйниев өчен премияне шагыйрә Резидә Зәйниева кабул итеп алды

Дамир Сираҗиев исемендәге премияне Ләйлә Фазлыева һәм Ирада Әюпова тапшырды.

Дамир Сираҗиев исемендәге премия татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән һәм әдәбият, театр сәнгате һәм кино сәнгате өлкәсендә зур танылу алган шәхесләргә бирелә.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев