Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Чистайда көнче ир көндәшенең машинасына ут төрткән

42 яшьлек ир хатыны хыянәт итә дип уйлап, җинаятькә барган.

Чистай районында бер ир-ат чит кеше машинасын яндырган. Ул, хатыны белән очрашып йөри дип уйлап, көндәшенең милегенә зыян салган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Чистайда яшәүче 55 яшьлек ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә. Ул 11 майга каршы төндә «Хэндэ» внедорожнигына ут төртүләрен сөйли. Машина бөтенләй янып беткән.

Автомобильгә ут төртүчене тиз арада тоткарлыйлар. Ул Татар Баганасы авылында яшәүче 42 яшьлек ир-ат булып чыга. Ут төртүче үз гаебен таный. Көнчелек аркасында җинаять кылуын сөйли. Бу ир-ат үзенең хатыны хыянәт итә дип уйлый. Имеш, машина хуҗасы — аның көндәше.

Әлеге вакыйгадан соң «Алдан уйлап милекне юкка чыгару яки җимерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Хәзер көнче ирне ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев