Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Чистайда балалар тәрбияләүдә һәм хезмәттә үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр

«Чистай» мәдәни үзәгендә «Нык гаилә» партия проекты кысаларында шәһәр һәм районның үрнәк гаиләләрен хөрмәтләделәр. Тантаналы чара Халыкара гаилә көненә багышланган иде.

Тантана залында хезмәт сөючән һәм бер-берсенә тугрылыклы, балаларны тәрбияләүдә үрнәк булган гаилә парлары җыелды. Очрашуга барлыгы биш гаилә чакырылган иде. Һәркемнең үз тарихы, үз бәхет сере бар.

Үрнәк гаиләләрне Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Чистай районы буенча ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ильмира Ярмушева, өч Казан изгесе – Гурия, Варсонофия һәм Герман мәхәлләсе клиригы Валерий атакай, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчесе Фәрит Галимов котладылар.

Гаиләләргә Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән истәлекле бүләкләр, «Нык йөрәкләр берлегенә» статуэткалары тапшырылды. Моннан тыш, Татьяна Артемьева «Ана даны» медаленә лаек булды.

– Гаилә – ул ышанычлы тыл, анда сине һәрвакыт көтәләр, яраталар, ярдәм итәргә әзерләр. Гаилә нигезе – балалар, алар безнең өметебез, таянычыбыз, илебезнең киләчәге. Зур, тату, күп балалы гаиләләрне күрү күңелле, – дип билгеләп үтте Михаил Иванович.

– Безнең районда яхшы, игелекле, тәртипле, хезмәт сөючән, үрнәк гаиләләрнең күп булуы сөендерә. Бүген без алар турында яшь буынга сөйлибез, яшьләр гаилә кыйммәтләрен саклау буенча кемнән үрнәк алырга мөмкин икәнлеген белсеннәр. Без элек тә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан юбиляр гаилә парларын хөрмәтләү кичәләре уздыра идек. Халыкара гаилә көненә багышланган мондый очрашулар күркәм гадәткә керер дип ышанабыз, – дип билгеләп үтте Ильмира Ильяс кызы.

 

Гаилә – ул кече чиркәү

Православие динендә гаиләне кече чиркәү дип атыйлар. Гаиләнең билгеләнеше никадәр югары. Православие рухание иерей Александр һәм анакай Татьяна гаиләсендә барысы да христиан дине кушканнарны үтиләр һәм гаилә кыйммәтләренә сакчыл карыйлар.

Булачак ир белән хатын чиркәүдә танышканнар. Александр мәктәптә укыганда ук Никольский соборында гыйбадәтләр вакытында алтарьда ярдәм иткән. Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итеп кайткач, яшь Александр Самара семинариясенә укырга керә. Аны тәмамлап, дьякон исемен кабул итәргә әзерләнгән. Бу вакытта ул Татьянаны очрата. Ул аның өчен яраткан хатыны гына түгел, ә мәхәллә башлыгы хезмәтендә алыштыргысыз ярдәмчесе дә була. 2010 елда Александр рухани исемен кабул итә. Хәзер ул «Умиление» храмының өлкән рухание.

Артемьевлар гаиләсендә алты искиткеч бала: өч малай һәм өч кыз үсә. Кызлар музыка мәктәбендә укыйлар, малайлар спорт белән шөгыльләнәләр. Артемьевлар дин кушканнарны үтәп яшиләр: православие бәйрәмнәрен олылыйлар, балаларны рухи тәрбияләүгә аерым игътибар бирәләр. Бу эштә гаилә учагын саклаучы Татьяна Александровнаның роле зур. Моннан тыш, анакай чиркәү тормышында актив катнаша, ире белән якшәмбе мәктәбендә хезмәт куя, игелекле эшләрдә катнаша.

Татьяна Артемьева «Ана даны» медаленә лаек булды, ул хатын-кыз-әнигә югары хөрмәтләү билгесе һәм аңа карата җәмәгатьчелек ихтирамы символы булып тора.

 

Гульгена Сафиуллина

"Чистай-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев