Чирмешәннең 14 яшьлек кызга өйләнгән элеккеге имамын хөкем иткәннәр
Аны дүрт елга колониягә җибәргәннәр, дип хәбәр иткән кызның адвокаты Руслан Нагиев. Бу турыда “АиФ” яза.
Белгәнегезчә, узган елның язында 29 яшьлек Рәсүл Салиховның 14 яшьлек авылдаш кызы белән никах укытуы билгеле булды. Рәсүл авылда имам хатый буларак билгеле, әмма ул имам булып эшләмәгән. Имам статусын алу өчен, Татарстан мөселманнары диния нәзарәтендә рәсми аттестация узмаган.
Кызның әнисе әйтүенчә, никахны алар кызлары дини остазы янында икәүдән-икәү калып, Коръән өйрәнү, аралашу өчен укытканнар. Ә туйны алар кызга 16 яшь тулгач үткәрергә уйлаганнар. Яшьләр дини лагерьда танышкан булган, шунда бер-берләрен ошатып калганнар. Мәчеттә аралашырга мөмкин булсын өчен, дин буенча, чит ир белән хатын икәүдән-икәү генә калырга тиеш түгел, шуңа да никах укытып куйганнар.
20 апрельдә Салиховка карата «16 яше тулмаган зат белән җенси якынлык һәм сексуаль характердагы башка гамәлләр кылу» маддәсе буенча эш ачылды. Суд аны дүрт ел ярымга колониягә җибәрергә, биш елга балалар белән эшләү белән бәйле вазифасыннан читләштерергә дигән карар кабул иткән. Татарстанның Югары судына мөрәҗәгать иткәннән соң, срогын дүрт елга кадәр киметкәннәр, балалар белән эшләү вазифасыннан читләштерүне – өч ел ярымга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев