Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Чаллының төп мәчете Җәмигъкә ике гөмбәз һәм аларга ярымайлар куелды (ВИДЕО)

Җир участогы алуга 30 ел тулганнан соң, Шәгъбән аенда шәһәребездә мөһим вакыйга булды.

Чаллының төп мәчете Җәмигъкә  ике гөмбәз һәм аларга ярымайлар куелды.

Тантанага килгән шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс Гайфулла иман йорты төзелешенә үз өлешләрен керткән кешеләргә, җитәкчеләргә рәхмәт әйтте.

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Салахов үзенең бер миллион акчасын кертеп төзелешне җанландырып җибәргән мэр Наил Мәһдиевкә, бинаны бүгенге дәрәҗәгә җиткергән Алексей Горшковка рәхмәт белдерде.
Җәмигъ мәчете төзелешенә даими ярдәм итүче "Чаллы икмәге" АҖ  генераль директоры Рафаэль Юнысов илебездәге катлаулы вәзгыятьтә ярдәмләшеп яшәргә кирәклеген әйтте.

Биредә мәчетне кирпеч белән тышлау дәвам итә. Якын киләчәктә тагын өч гөмбәз һәм аларга ярымайлар куелачак.

 

 

"Шәһри Чаллы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев