Мәдәни җомга

Чаллыдагы «Җәмигъ» мәчете турында ун факт: иң биек манаралы мәчет кайчан әзер булыр?

Мәчетнең беренче нигез ташы төзелеш турында карар кабул итеп җиде ел узганнан соң гына салына.

Чаллыда «Җәмигъ» мәчетен төзү турында карар 28 ел элек кабул ителгән иде. Күптән түгел гыйбадәт йортының попечительләр советы рәисе, мэр Наил Мәһдиев төзелеш мәйданчыгында булды. Ни өчен төзелеш озакка сузылды? Булачак мәчет республиканың һәм шәһәрнең архитектура «мозаикасында» нинди урын биләр? «Татар-информ» «Җәмигъ» мәчете турында ун факт туплады.

Беренче факт: Башта мәчетне Казан ханбикәсе Сөембикә хөрмәтенә атарга теләгәннәр

Җәмигъ төрки ир-ат исеме. Ул кешенең каһарманлыкка, корбан китерүгә һәм үзен бөек эшләргә багышларга хирыс булуын аңлата.

 

Мәчетне салдыручылар аны «Сөембикә» дип атарга тәкъдим иткән. Чөнки гыйбадәт йорты шәһәр үзәгендә, мэрия янәшәсендә һәм Сөембикә проспектында урнашырга тиеш. Булачак мәчет 90 нче елларда "Сөембикә" дип телгә алынган да. 2000 елларда аңа «Җәмигъ» атамасы бирелде.

Икенче факт: Мәчет төзелеше турында карар күмәк рәвештә кабул ителде

«Җәмигъ» мәчете тарихы 1992 ел башында Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында узган җәмәгать җыелышыннан башлана. Анда шәһәр үзәгендә Чаллының төп мәчетен төзү турында карар кабул ителә. Бу хакта рәсми рәвештә бераз соңрак — 1992 елның 22 июлендә «Тәүбә» мәчетенең тантаналы ачылышында игълан итәләр. Тантанадан соң икенче көнне, 23 июльдә булачак мәчет урынында күмәк намаз укыла. Анда шәһәрдәге барлык мәчет имамнары һәм 48 ислам дәүләте, шул исәптән Согуд Гарәбстанының Россиядәге илчелеге вәкилләре дә катнаша.

1993 елның 2 апрелендә төзелеш урынында вакытлыча манара куела.

 

Өченче факт: «Җирне саттылар, төзелешне туктаттылар» — бу сүзләрнең дөрес булу-булмавы хәзергә кадәр билгеле түгел

2005 ел азагында шәһәрдә Җәмигъ мәчете төзелеше башланган биш гектар җирне сатканнар дигән сүз тарала. Бу сүзләрдән борчуга төшкән Чаллы җәмәгатьчелеге Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә хат яза. Мөрәҗәгатьтә ислам кануннары буенча вакыф җире сатылырга тиеш түгел дип әйтелә, моны изге әйберләрне мыскыл итү диләр. Рамазан аенда булса бигрәк тә, чөнки бу айда изге, саваплы эшләр генә кылырга кирәк.

 

Ул вакытта Татарстан җитәкчелеге нинди чаралар күргәне хәзергә кадәр төгәл билгеле түгел. Әмма шул мизгелдән башлап «Җәмигъ» мәчете төзелеше өчен каралган җир мәсьәләсе күтәрелми башлый.

Дүртенче факт: Проектлар алмашып тору, яки бар нәрсә дә Аллаһ ихтыярында

Башта «Җәмигъ» мәчете Чаллының танылган архитекторы Маркиз Басыйров проекты буенча төзеләчәк дип фаразлана. «Тәүбә» мәчете дә аның проекты буенча төзелгән. Шулай ук архитектор Чаллыдагы Әл-Мәдинә Әл-Мөнәввәрә мәчете авторы буларак та билгеле. Бу мәчет Согуд Гарәбстаны миллионеры акчаларына рекордлы срокта, 9 айда төзелә. Болардан тыш Басыйров православие храмнарына реставрация ясау белән дә шөгыльләнә. Һәм бу аның дини объектлар буенча киң карашлы белгеч булуын аңлата.

2007 елда «Җәмигъ» мәчетенә иң яхшы проект конкурсы игълан ителгәч һәм җиңүче ачыклангач, проектировщиклар алышына. Җиңүче булып Татарстанның атказанган архитекторы Айвар Саттаров була, ул «Кол Шәриф» мәчете төзелешендә катнашуы белән билгеле.

Бишенче факт: «Җәмигъ» мәчете республикада иң биек манаралы мәчет булырга тиеш

Оештыручылар фикеренчә, «Җәмигъ» Чаллының истәлекле урынына әйләнергә тиеш. Аның 78 метрлы ике һәм 45 метрлы ике манарасы булачак. Бу мәчетне Чулман ярыннан да һәм шәһәргә керү юлларыннан да күренеп торырлык итәчәк. «Җәмигъ» комплексы республикада иң биек манаралы мәчет булачак.

Объект монолит тимер-бетоннан төзелә, тышкы ягы ак һәм зәңгәр төстәге зиннәтле таш белән тышланачак. «Җәмигъ» мәчете төзелешенең финанс ярдәм фонды башлыгы Уел Хөсәенов сүзләренчә, акча белән авырлыклар булганда бизәү материаллары хисабына эш бәясен арзанайту тәкъдим ителгән. Әмма нәтиҗәдә эконом-дизайннан баш тарту карары кабул ителгән.

 

Җәмигъ мәчете берьюлы 3 мең кешене сыйдыра алуы белән үзенчәлекле булачак. Урыннарның бер өлеше хатын-кызлар өчен бүленгән, алар өчен аерым флигель төзеләчәк. Мәчеттән тыш, комплекс территориясендә 200 шәкерткә исәпләнгән мәдрәсә, зур булмаган кунакханә, хәләл кафе һәм ресторан, кибетләр, никах залы булачак.

Мәчет каршындагы мәйданда бәйрәмнәр вакытында берничә мең кеше гыйбадәт кыла алачак.

2007 елда «Җәмигъ» мәчете төзелешенә финанс ярдәм фонды оеша. Ул проектка акча җәлеп итү белән шөгыльләнә.

Алтынчы факт: Мәчетнең беренче нигез ташы төзелеш турында карар кабул итеп җиде ел узганнан соң гына салына

«Җәмигъ» мәчетенә беренче нигез ташы тантаналы рәвештә 2009 елның ноябрендә салына. Символик блокны салу тантанасында Чаллының ул вакыттагы мэры Илдар Халиков, Казанның «Кол Шәриф» мәчете имамы, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рамил Юнысов катнаша. Рамил хәзрәт ул вакытта «мәчет фундаменты белән бергә мөселманнарның, бигрәк тә үсеп килүче буынның рухи үсешенә нигез салына» дип ышаныч белдергән иде.

Җиденче факт: «Җәмигъ» проектын артык кыйммәт дип табалар

 

Башта мәчет төзелешенә 300 миллионнан да ким акча тотылмаячак дип фаразланды. Ә соңрак аның бәясе 720 миллионга кадәр артты, аннары 883 млн сум кирәк булуы турында сүз чыкты. Әмма беренче ташны салганнан соң мәчет төзелеше тукталып калды. Нибары 25 млн сум акча үзләштерелгән.

Чаллы хакимияте бу эшне кузгатып җибәрү өчен бар көчен куйды: хәйрия марафоннары, җәмәгатьчелек белән очрашулар уздырылды, хәтта күмәк намаз укулар да оештырылды. Әмма җыелган акча күләме потенциаль чыгымнарга караганда шактый аз иде.

2010 һәм аннан соңгы елларда төзелеш мәйданчыгында әллә ни алга китеш күренмәде. Әлеге эш белән шөгыльләнүче подрядчы оешма «КамГЭСэнергострой» Универсиадага кадәр 87 субай кагарга өлгерде. Үз эшләре өчен ул тулысынча исәп-хисап алмады. Берничә миллион сумлык «койрык»ны гафу итте һәм моны саваплы эшкә хәйрия дип санауны үтенде.

Сигезенче факт: «Җәмигъ» дини комплексы төзелешен вәкыф проекты дип кабул итү

2016 елда «Җәмигъ» дини комплексы төзелешен вакыф проекты дип кабул итү турында сүзләр чыкты. Әлеге яңа карашның искесеннән аермасы — акча җыюда гына. Хәер, элек «Җәмигъ» төзелеше мөселманнарның үз теләкләре белән биргән акчага барса, хәзер исә бу эшкә чит илләрдәге мөселман дәүләтләре дә кушылырга тиеш. Шуңа күрә яңа проектны «вакыф» проекты дип атадылар.

«Вакыф» гарәб теленнән «саклау», «чикләү», яки «тыю» дигәнне аңлата. Бу сүз билгеле бер максат кысаларыннан читтә акчаны тоту тыелганын аңлата. Бу искиткеч идея әлегә зур нәтиҗәләр бирмәде. Төзелешне соңгы тапкыр караган вакытта Уел Хөсәенов әйткәнчә, инвесторлар төзелешнең "җир астыннан чыгуын" көтә, ягъни алар мәчет төзелеше инициаторларының нияте җитди булуына инанырга тели. Чынлап та, булачак мәчет 2019 елда гына "үсә" башлады.

 

Тугызынчы факт: 2020 елда мәчетнең диварлары төзеләчәк һәм коймалар сүтеләчәк

Мәчет төзелешенең алга китеше турында агымдагы ел башында сөйләшә башладылар. Попечительләр фонды советы рәисе, Чаллы мэры Наил Мәһдиев беренче тапкыр төзелешкә килде.

 

Хәзер монда бетон эшләре бара, беренче флигельнең колоннадасы торгызыла, бер конфигурация өчен колонна утыртылган, икенчесе өчен нигез салына. Төзелешне караганнан соң, мәчетнең диварларын күтәреп түбә астына кертү өчен 244 млн сум акча кирәк булачагы әйтелде. Мәһдиев әйтүенчә, рухи кыйммәтләргә хөрмәт белән караган республика һәм шәһәр өчен бу реаль акчалар. 

 

«Озак еллар туктап торган төзелеш Чаллы халкының шелтәсе кебек тоела иде. Бу бит гади генә дини объект түгел, ә шәһәр үзәгенең бер өлеше дә. Азатлык мәйданы реконструкциясен төгәлләдек, алга таба барырга кирәк. Без мәчет төзелешенә меценатларны җәлеп итәргә һәм җәйгә коймаларның бер өлешен алып ташларлык (куркынычсызлык техникасы тарафыннан тыелмаган урыннарда) һәм шәһәр халкына эшнең туктап тормаганын күрсәтерлек итеп эшне көчәйтергә тырышачакбыз», — диде Наил Мәһдиев.

Шәһәр башлыгы әйтүенчә, мәчет бары тик «халык төзелеше» принцибы буенча, гражданнарның иганә ярдәме белән төзеләчәк.

Унынчы факт: Мәчет төзелешенә ярдәм итү җиңелләште

Уел Хөсәенов сүзләренчә, иганә акчалары төрлечә килә. Өлкән яшьтәге мөселманнар мәчет төзелешенә үз пенсияләрен бирә, шәһәрдә билгеле булган эшмәкәрләрдән акчалар килә, хәтта мәчет төзелешендә эшләүче төзүчеләр дә эшләрнең бер өлешен бушка башкара. Хәзер мәчет төзелеше өчен акча бирү җиңелләшкән. Акчаларны штрих-код кулланып күчереп була. Яки искечә: «Җәмигъ» мәчете төзелеше Ярдәм фондының исәп-хисап счетына күчерергә мөмкин.

 

«Җәмигъ мәчете» комплексы төзелешенә финанс ярдәм күрсәтү фондының түләү реквизитлары:

р/с 40703810105020006574, ИНН 1650152806, КПП 165001001, ОГРН 1071600000405 «Ак Барс» банкның Яр Чаллы филиалында.

«Җәмигъ мәчете» комплексы төзелешенә финанс ярдәм фондының юридик адресы (урнашкан урыны): 423800, Яр Чаллы шәһәре, Хәсән Туфан проспекты, 23, Мәчет.

Түләү реквизитлары: Платежные реквизиты: к/с 30101810000000000805 в РКЦ Национального Банка РТ, БИК 049205805, ИНН 1653001805, ОКПО 13001745, ОКОНХ 96120, ОГРН 1021600000124.

Банкның юридик адресы: ААҖ «Ак Барс» Банк, 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 1. Филиал адресы: 423802, Яр Чаллы шәһәре, Студенческая урамы, 18.

Эльвира МӨХӘМӘТДИНОВА

Интертат

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: