Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Чаллыда «Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы»н ачу тантанасында Алмаз Хәмзин катнашты (ВИДЕО)

Ел саен, язгы каникул көннәрендә, традицион китапханә бәйрәменә әверелгән китап атналыгы билгеләп үтелә, анда китапханәчеләр, китап яратучылар гына түгел, фикердәшләр дә очраша. 22нче март көнне «Китап укучы шәһәр» әдәби фестивале балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгын тантаналы рәвештә ачып җибәрде.

Фестивальне тантаналы рәвештә «Җиде диңгез» камера театрының театральләштерелгән программасы ачып җибәрде.

Үз-үзеңне танып белү скверында фестиваль кунаклары нейрографика буенча «үз-үзеңне хөрмәтләү» мастер-классында катнаштылар. Психолог рәсем ясау ярдәмендә аңлашылмый торган куркуларны сурәтләргә ярдәм итте һәм аларны ничек  итеп уңай идеяләргә әверелдерергә мөмкин булуын аңлатты.

Яшь китап укучылар әдәби проспектта кунаклар Корней Иванович Чуковскийның әдәби персонажлары барлыкка килү тарихы белән таныштылар һәм язучының әсәрләрен белү буенча мавыктыргыч викторинада катнаштылар.

Фантезия тыкрыгында яшьләр өчен «городское фэнтези» жанрында язучы Чаллы язучысы Наталья Лапшина белән очрашу узды. Очрашу кунаклары үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм язучы осталыгының «серләре»н белә алдылар.

Иҗади мәйданда балалар өчен «яшь блогер» дигән мастер-класс узды, анда барлык кызыксынучылар өчен видеоны ничек дөрес төшерергә, нинди аппаратура кулланырга һәм виртуаль аудитория белән ничек эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр.

Әкият бакчасы балаларны С.Маршакның «Гришкины книжки» әсәре мотивлары буенча курчак спектакле белән сөендерде. Әкият геройлары яшь китап укучыларны китапларга сакчыл караш тәрбияләргә өйрәтте.

Урта сыйныф укучылары китап бульварында вакыт буенча сәяхәт ясадылар. «Йөрәгеңне китапларга бир» дигән  экскурсия балаларга папирустан алып электрон форматка кадәр булган озын юл турында сөйләде.

«Яшьлек белән очрашу» язучылар аллеясында язучы-сатирик Алмаз Хәмзин һәм балалар язучысы Алмаз Гыймадиев белән иҗади очрашу узды.

 

 

"Шәһри Чаллы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев