Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Чаллы янындагы бакчачылык ширкәтендә ир-ат үз машинасына тапталып үлгән

Машина йөртүче автомобилен кул тормозына куймаган, шуның аркасында транспорт чарасы артка таба хәрәкәт итә башлаган һәм машина артында торган ир-ат өстенә килеп менгән.

Фаҗига кичә кичке бишләр тирәсендә республиканың Тукай районы «Весна-1» бакчачылык ширкәтендә булган. Бу хакта «Татар-информ»га агентлыкның үз хәбәрчесе фаҗига булган урыннан хәбәр итте.

Ачыкланганча, 60 яшьлек ир-ат үзенең Lifan автомобилен йорты янына туктатып, багажнигын ачкан һәм азык-төлек бушата башлаган.

«Машина йөртүче автомобилен кул тормозына куймаган, шуның аркасында кабызылмаган транспорт чарасы артка таба хәрәкәт итә башлаган һәм машина артында торган ир-ат өстенә килеп менгән», - дип искәртте Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Алган җәрәхәтләрдән ир-ат шунда ук һәлак булган. 

 

Полина Шевчук 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев