Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Чаллы Россиянең кече шәһәр театрлары фестивален каршыларга әзерләнә

Кече шәһәр театрлары фестивалендә Татарстаннан ике коллектив - Әлмәт татар дәүләт театры һәм «Мастеровые» рус театры катнаша.

Чаллы Россиянең кече шәһәр театрлары фестивален каршыларга әзерләнә. Фестиваль биредә 2 — 7 июнь көннәрендә уза.

«XVIII Кече шәһәр театрлары фестивалендә Россиянең төрле регионнарыннан 16 иҗат коллективы катнаша. Болар — Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртия республикалары, Пермь һәм Красноярск крае, Ленинград, Псков, Свердловск, Кемерово, Самара, Ростов, Иркутск һәм Липецк өлкәләре», дип хәбәр итә фестивальне оештыручы Милләтләр театры.

Спектакльләр өч мәйданчыкта — Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт драма театры, «Мастеровые» театры һәм КамАЗ мәдәният сарае сәхнәләрендә күрсәтелә.

Кече шәһәр театрлары фестивалендә Татарстаннан ике театр катнаша. Фестивальгә Әлмәт театрының «Көзге сере» спектакле һәм «Мастеровые» театрының «Три сестры» спектакле сайланган.

Әлмәт татар дәүләт театры үз спектаклен 6 июнь көнне КамАЗ мәдәният сарае сәхнәсендә тәкъдим итәчәк. «Көзге сере» спектакле алты номинация буенча «Алтын битлек» номинанты иде.

Фестивальнең жюри әгъзалары арасында танылган театр тәнкыйтьчеләре Олег Лоевский, Жанна Зарецкая, Татьяна Тихоновец бар.

Зур һәм кече формадагы спектакльләр номинациясендә фестиваль лауреаты булган спектакльләр үз эшләрен Мәскәүдә күрсәтә алачаклар.  

 

Рузилә Мөхәммәтова 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев