Мәдәни җомга

Быелгы көзге каникул чорында мәктәп яны лагерлары эшләячәкме?

Быел Татарстанның җәйге сәламәтләндерү лагерьләрендә 156 меңнән артык бала ял итә алган.

Көзге каникул вакытында да мәктәп лагерьлары эшләячәк.
– Быел җәйге ял вакытында санитар-эпидемик хәлләр катлауланмады, массалы инфекцияләр йоктыру, чирләр күзәтелмәде, – диде Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта.

Министр республикада 1,6 меңнән артык балалар сәламәтләндерү лагере эшләгәнен әйтте. Бу санга стационар, палатка һәм сәламәтләндерү лагерьләре дә керә. Моннан тыш, Татарстаннан якынча 4 меңнән артык бала Кара диңгез яры буендагы җиде ял һәм сәламәтләндерү базасында ял итте. Шуның 772сенең ял бәяләрен республика казнасы күтәргән. Алар арасында ятим балалар, активистлар, олимпиада җиңүчеләре, мәгариф һәм мәдәният юнәлешендәге программаларда катнашучылар бар.

Ел дәвамында балалар ялы буенча “кайнар элемтә” (8843207-28-73) эшли. 17 меңнән артык шалтырату кабул ителгән инде. Күпчелек сораулар кэшбек буенча акчаны кире кайтару, ковидка бәйле чаралар, смена сайлау турында булган.
Республикада ел дәвамында эшли торган ял базалары да җитәрлек. Алар арасында “Сәләт” юнәлешләре, олимпиада үзәкләре бар.
Көзге каникуллар башланырга да санаулы көннәр калып бара. Эпидемиологик хәл катлауланып торса да, көзге каникуллар вакытында мәктәп яны лагерьлары гадәти режимда эшләячәк дип белдерделәр.

Каникуллар вакытында мәктәп яны лагерьларының эшләвен көтеп торучы әти-әниләр дә бар, дип белдерде Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.
– Әти-әниләрнең үзләре эштә чакта  балаларын калдырырга урыны юк. Кайбер укучыларның даими күзәтү астында булуы, вакытында туклануы да мөһим. Быелгы көзге каникул чорында 242 мәктәп яны лагеры эшләячәк. Шуларда  8 меңнән артык бала ял итәчәк. Балалар өчен төрле программалар әзерләнгән, – диде ул.

 

Рәсимә Галиева

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: