Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Быел Татарстан торак пунктлары энциклопедиясенең татарча беренче томы чыгарга тиеш

Энциклопедиянең рус телендә икенче томы да әзер. 15 районның торак пунктлары турында киң мәгълүматлы бу хезмәтне киләсе елга бастырып чыгару ниятләнә.

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев әйтүенчә, быел Татарстан торак пунктлары энциклопедиясенең татарча беренче томы чыгарга тиеш.

«Татарстан Республикасы торак пунктлары» дигән басма — өч томлык энциклопедия. Аның рус телендә беренче томы 2018 елда дөнья күргән. Институт җитәкчесе сүзләренчә, барлык төп хезмәтләрне ике телдә чыгарырга тырышалар. Рус телендә чыккач, параллель рәвештә татарчасын чыгару эше бара.

«Беренче томга 14 районның торак пунктлары турында тулы мәгълүмат кертелгән. Ул төрле даирәләрдә зур кызыксыну уятты. Без аны районнарга барып күрсәттек. Беренче томы татарчага тәрҗемә ителде. Без аны быел бастырып чыгарырбыз дип ышанам», — диде Искәндәр Гыйләҗев «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.

Энциклопедиянең рус телендә икенче томы да әзер. 15 районның торак пунктлары турында киң мәгълүматлы бу хезмәтне киләсе елга бастырып чыгару ниятләнә.

Институт хезмәткәрләре торак пунктларны өйрәнүне киләсе елда төгәлләргә җыена. Рус телендә өч томлык хезмәт төгәлләнгәч, 2023 елда татар телендә өченче томы чыгар, дигән ышанычын җиткерделәр.

 

Гөлнар Гарифуллина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев