Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Быел TATAR DOZOR уенына Милли китапханә һәм Татар китабы йорты да бирем әзерләгән

Квест-уенда 200ләп укучы катнашты, җиңүче команданы 26 апрель көнне бүләклиләр.

Бүген Казанда унөченче тапкыр оештырылган TATAR DOZOR квесты өчен Милли китапханә һәм Татар китабы йорты беренче тапкыр бирем әзерләгән.

«Төп максатыбыз мәктәп укучыларына ачык һавада уза торган берәр төрле чара уйлап табу иде. Быел беренче тапкыр Милли китапханә һәм Татар китабы йорты үзләре бирем әзерләде. Квест иҗади форматка күчә бара: җыр, сәнгать, мәдәният белән бәйле биремнәр эшлиләр. Алар барысы да Казанның төрле тарихи, кызыклы нокталарында урнашкан», — дип сөйләде Бөтендөнья татар яшьләре форумының җаваплы сәркатибе Зөһрә Вилданова. 

 

 

TATAR DOZOR квест-уенында быел барлыгы 22 мәктәп катнашкан. Командалар арасында быел беренче тапкыр килүчеләр дә, алтынчы, җиденче тапкыр катнашучылар да бар иде. 

 

 

Әлеге чараны оештыручылар сүзләренчә, укучыларга барлыгы 26 бирем бирелә. Шуның соңгысы — иҗади бирем. Укучыларга аларны махсус телеграмм бот җибәрә.

Җиңүче команданы 26 апрель көнне бүләклиләр. 

 

Ләйсән Рәхмәтуллина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X