Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Быел ел башыннан бирле «Татнефть» җылылык энергиясен тапшыруны арттырган

Генераль директор урынбасары, «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте департаментының Казандагы директоры Дамир Мөхәммәтшинны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләделәр.

2021 елның 9 ае эчендә «Татнефть» җылылык энергиясен тапшыруны — 26, шина продукциясен — 18, электр энергиясен җитештерүне — 15 һәм нефть табышын — 5 процентка арттырган. Ачык акционерлык җәмгыятенең эшчәнлек нәтиҗәләре Рөстәм Миңнеханов үткәргән директорлар советы утырышында әйтелде.

Чарада компаниянең ун ай эчендәге бюджеты үтәлеше, дебитор һәм кредит бурычлары турында сөйләделәр һәм 2021 елның декабренә бюджет расланды.

Ачык акционерлык җәмгыяте тугыз ай эчендә нефть продуктларын эшләп чыгару һәм аларны ваклап сату челтәре аша сатуны, нефть химиясе һәм композит продукциясен чыгаруны арттыра алган.

Шулай ук «Татнефть» инвестицион активлыкның югары темпын саклап калган. Монда төп проект булып «ТАНЕКО» комплексы тора. Моннан тыш, Казакстанда шиналар җитештерү проекты буенча эш дәвам итә.

Утырыш барышында генераль директор урынбасары, «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте департаментының Казандагы директоры Дамир Мөхәммәтшинны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләделәр. Ул Татарстан Республикасы нефть сәнәгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен ачык акционерлык җәмгыяте бүләкләренә һәм Мактау грамотасына лаек булды. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев