Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Булат Хәмидуллин: “100 балл мине Президент белән очраштырды”

КФУның IT-лицеен тәмамлаган Булат Хәмидуллин математика һәм информатикадан 100әр балл җыйган. Имтиханнарны уңышлы тапшырасына шиге булмагандыр да аның. Ни өчен дигәндә, Булат математика буенча бик күп олимпиадаларда катнашып, җиңү яулаган. Математика белән дуслыгы да кечкенәдән.

Иң яраткан предметы да шул. Математикадан имтиханны 100 баллга тапшыргач, үзенә ышаныч тагын да арткан. Аныңча, имтиханнарны уңышлы бирү өчен тырышып укырга кирәк. Укысаң, курыкмыйсың да, борчылмыйсың да, ди ул. Сүз уңаеннан укытучыларына да рәхмәт әйтте.
 

Күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 100 балл җыючылар белән очрашты. Алар арасында Булат та булган.  – Президент безгә, әти-әниләребезгә, укытучыларыбызга рәхмәтләр әйтте, уңышлар теләде, бүләкләр бирде. Аның белән очрашу тәэсирләре бик озак сакланачак әле, – ди ул. Булат Мәскәүдәге Югары икътисад мәктәбенә укырга керергә җыена. Әлегә нәтиҗәләрне көтәбез, ди.
 

Дилбәр Гарифуллина

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев