Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Буа районы игенчеләре урып-җыю эшләрен башлады

Хәзерге вакытта уңыш гектарыннан 27 центнер тәшкил итә.

Республикада беренчеләрдән булып Буа районы «Авангард» хуҗалыгы игенчеләре урып-җыю эшләренә кереште. Басуларда эшне Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов тикшерде, дип хәбәр итте Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

«Бүген беренче комбайннар „Марафон“ сортлы көзге бодайны җыюга чыкты. Хәзерге вакытта уңыш гектарыннан 27 центнер тәшкил итә. Быелгы сезон аграрийлар өчен катлаулы булды, күрсәткечләр узган елгыдан түбәнрәк булыр дип фаразлана», — диде Ранис Камәртдинов.

Хәзер аграрийларның төп бурычы — уңышны югалтуларсыз җыеп алу, быел һәр центнер исәптә. Моңа ышанычлы техника белән генә ирешеп була.

Кичә «Авангард» агрофирмасында техникага тикшерү үткәрелде һәм ашлык җыю комбайннары паркының һәм башка авыл хуҗалыгы техникасының әзерлек дәрәҗәсе билгеләнде. Алар басулардан, ашлык складларыннан, киптерү җайланмаларыннан, ашлык чистарту машиналарыннан ашлык ташу белән шөгыльләнәчәк. Белгечләр комбайннарның герметиклыгын, агрегатларның төзеклеген тикшерде.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, Буа районында 13 мең гектарга якын көзге бодайны җыеп аласы бар. Урып-җыюда «Авангард» агрофирмасы басуларында 33 комбайн эшләячәк. Техника паркы быел 5 яңа комбайн белән тулыланган. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев