Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Буа районы фермеры: Алма бакчасы үстерүдә иң авыры — сәламәт үсенте табу

Фермер авылдагы ташландык алма бакчасын торгызган.

Буа районында крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Миләүшә Дәүләтшина сәламәт алмагач үсентеләрен табуның авыр булуын әйтте.

«Алма бакчасын үстерүдә иң авыры — сәламәт үсенте табу. Без үсентеләрне Пенза, Тамбов якларыннан, Белоруссиядән, Самара өлкәсеннән алабыз. Иң яхшысы — ике еллык үсентеләрне алып утырту. Үсентене киңәшләргә таянып кына алырга кирәкми. Бер үсентене бер үк бакчадан төрле ел фасылында барып карарга кирәк», — ди бакчачы.

Алар алмагач бакчасы үстерү эшенә биш ел элек керешкән. Авылдагы ташландык алма бакчасын торгызганнар. Былтыр биш йөз тонна алма сатканнар.

Бакчачы алмагачларны тычкан һәм куяннан саклау өчен киңәшләр дә бирде. Бу хакта ул X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының дискуссион мәйданчыгы барышында сөйләде.

«Куяннардан саклар өчен алмагач бакчасын койма белән тотып алдык. Тычканнар белән көрәшүе иң авыры. Сентябрь аенда биологик препаратлар кулланабыз. Температура төшә башлагач, алмаларны җыеп алгач, агу таратабыз, өч-биш тапкыр әйләнеп чыгабыз. Кыш көне агуны кәгазьгә төреп агач төпләренә куеп чыгабыз, — дип сөйләде ул.

Бакчачы һава температурасы минус ун градустан да төшми башлагач, алмагачларны кисә башларга кирәклеген әйтте. 

 

Гөлүзә Ибраһимова 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев