Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Бу атнада Татарстанда грипптан вакцинаның икенче партиясе көтелә

Бу атнада Татарстанда грипптан вакцинаның икенче партиясе көтелә. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Октябрьдә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының гриппка каршы мәҗбүри вакцинация узучылар исемлеге белән бәйле, профилактик прививкалар календаре турындагы боерыгына өстәмәләр чыкты. Хәзер аңа хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре, вахта ысулы белән эшләүче затлар керә. Шулай ук хокук саклау органнары һәм дәүләт чиге аша чыгару пунктларында дәүләт-контроль органнары, социаль хезмәт күрсәтү оешмалары һәм МФЦ, дәүләт, гражданлык һәм муниципаль хезмәткәрләре дә бу исемлектә. Республикада әлегә гриппның бер генә очрагы да теркәлмәгән, шул ук вакытта ОРВИның сезонлы үсеше бара.

 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА

"Шәһри Казан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев