Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Бөтендөнья татар конгрессы оештырган “Ислам нуры-мәчетләрдә” конкурсы 21 нче майга кадәр дәвам итә

“Ислам нуры-мәчетләрдә” конкурсына бик матур эшләр килә. Катнашырга теләүчеләр өчен без аны уздыру вакытын озынайтырга булдык.

Бәйге 21 нче майга кадәр дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, ул 11 нче апрельдә башланды һәм 15 нче майга кадәр дәвам итәргә тиеш иде. Оештыручылар үзара киңәшләшкәннән соң, уртак фикергә килде һәм бәйгене дәвам итәргә дигән карар кабул ителде.

Җиңүчеләр 30 нчы майда игълан ителәчәк. “Ислам нуры-мәчетләрдә” конкурсы Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана. Аның максаты – Ислам дине тарихын, татар халкы тормышында аның тоткан ролен яктырту. Ата-бабаларыбыздан килгән мирас һәм гореф-гадәтләребез нигезендә Ислам динен таратучы имамнар хакында халыкка җиткерү. Мәчетләр тарихын барлау.

Конкурс төрле яшь категорияләрендә уза:

10 – 14 яшькәчә,

15 – 20 яшькәчә,

21 яшьтән өлкәнрәкләр.

Хезмәтләрне ВКонтакте социаль челтәрендәге “Ислам нуры-мәчетләрдә” төркемдә уздырыла. Катнашучы  “Конкурс номинациясе” шартларына туры китереп, ВКонтакте төркемендә бер язма эчендә мәчетнең тарихы, хәзерге эшчәнлеге турында кызыклы, мәгълүмати текст белән бергә 3-10 фото урнаштырырга тиеш. Язмада катнашучының исем-фамилиясе, яше, кайдан булуын күрсәтү төп шарт.

Конкурска тәкъдим ителүче хезмәтләрдә инша формасында язылган тулы язма булырга тиеш. Мәчетнең тарихы, бүгенге эшчәнлеге турында язу шарт. Фотолар 3 тән дә ким булмаска тиеш. Катнашучы үзе турында тулы мәгълүмат куя. Исем-фамилиясе, яше һәм яшәү урыны билгеле булмаса, конкурска килгән эш төшеп кала. “Ислам нуры-мәчетләрдә” бәйгесенең нигезләмәсе белән Конгресс сайтының Рәсми басма сәхифәсендә таныша аласыз.

 

Татар конгрессы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев