Мәдәни җомга

Болгарда Мәүлид кичәсе

Болгарда Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көненә багышланган традицион Мәүлид ән-Нәби кичәсе узды. Әлеге тантаналы чарага Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте дин кардәшләрен инде сигезенче тапкыр җыйды.

Соңгы елларда кичә Болгар ислам академиясендә үткәрелә. Бирегә голәмалар, мөфтиләр, мөхтәсибләр, имамнар, ислам белем бирү йортлары мөгаллимнәре, шәкертләр, җәмәгать һәм дәүләт эшлек­леләре, Россиянең төрле төбәкләреннән мөселман дин әһелләре килде. Кунаклар арасында  Истанбул шәһәре Мәрмәрә университетының теология факультеты деканы урынбасары, доцент, доктор Мөхәммәд Абай, Беларусь Республикасының мөселман дини оешма вәкиле Максат хәзрәт Овезов, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү шәһәре Диния нәзарәте рәисе Илдар хәзрәт Галәветдинов, БИА ректоры Данияр Абдрахманов, Татарстан Президенты Аппаратының эчке сәясәт Департаменты дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Данис Шакиров, Дагстан, Башкорт­стан, Коми, Ульян, Сарытау, Иркутск һәм башка өлкәләрдән күренекле дин эшлек­леләре җыелды. 

Мәүлид ән-Нәби тантаналары Болгар ислам академиясе бинасында чарага чакырылган дәрәҗәле кунаклар һәм катнашучыларның бергәләшеп ахшам намазы укуы белән ачылды. Аннары кичә зур залга күчте. Кичәнең махсус кунагы буларак Мисырдан танылган нәшидче Мостафа Атиф чакырылган иде. Ул тантананы Кәлам Шәрифтән аятьләр укып башлап җибәрде. Кичәне шулай ук татар телендә нәшид һәм мөнәҗәтләр белән Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов, дини эчтәлекле җырлар авторы Ильяс Халиков, ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның шәкертләре – Балтач районы балалар хоры куандырды, 6 яшьлек Арыслан Сибгатуллинның касыйдәләр башкаруы бизәде. 

Музыкаль чыгышлар Коръән уку, вәгазьләр һәм рәсми чыгышлар, котлаулар белән үрелеп барды. Әйтик, кичәдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның телеграммасы җиткерелде. 

Төп сәламләү сүзләре белән мөселман кардәшләребезгә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте. 

– Хәдисләрдән билгеле булганча, Пәйгамбәребез саләллаһу галәйһи вә сәлләм дүшәмбе саен ураза тоткан. Ни өчен дигән сорауга ул: «Бу минем туган көнем», – дип җавап биргән. Димәк, Расүлебез атна саен үзенең дөньяга килгән көнен билгеләп уза торган булган. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: «(Расүлем!) Әйт: “Аллаһның фазылы (булган Коръән Кәрим) белән һәм Аның гына рәхмәте (булган Пәйгамбәре, Ислам һәм сөннәт) белән (бәхетле булсыннар), шуңа гына шатлансыннар. Ул (илаһи фазыл һәм рәхмәт) алар туплаганнардан яхшырак». («Юныс» сүрәсе, 58 нче аять). Ягъни фазыйләтләргә, пәйгамбәрләргә шатлану – ул безнең бурыч. Ә рәхмәтләр арасында иң зурысы – Мөхәммәд Пәйгамбәрнең дөньяга килүе. Бу хакта Кәлам Шәрифтә болай диелә (мәгънәсе): «(Расүлем!) Без сине (җеннәр, фәрештәләр, кяфер һәм мөселман барча кешеләрне кертеп,) бөтен галәмнәр өчен бер рәхмәт итеп җибәрдек» («Әл-Әнбия» сүрәсе, 107 нче аять). Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм булмаса, Коръәнне дә, сөннәтне дә белмәс идек. 

Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Данис Шакиров Милли Шура башлыгы, Татарстан премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиевнең сәламнәрен җиткерде. Конгресс җитәкчесе Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга татар милли-дини гореф-гадәтләрне һәм туган телне саклап калу мәсьәләләрендә тырышлыклары һәм Диния нәзарәтенең бу өлкәдәге күпкырлы эшчәнлекләре өчен тирән рәхмәтен белдерде. 

Мәскәү кунагы Илдар хәзрәт Галәветдинов Татарстандагы дин кардәшләрне РФ мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Равил хәзрәт Гайнетдин исеменнән сәламләде, Мәүлид белән котлап, аны Пәйгамбәребез Мөхәммәднең тууына багышланган әһәмиятле, якты чара дип атады һәм Рәсүлебезнең барча кешелек өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан рәхмәт буларак җибәрелгәнлеге, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек һәм ачыклык үрнәге, кешеләргә хак юлны күрсәтүче булуын ассызыклады. Илдар хәзрәт сөекле Пәйгамбәребез һәм мөселманнарның кардәшлеге турында эчтәлекле вәгазь сөйләде. И. Галәветдинов шулай ук бу көннәрдә Болгар ислам академиясендә бара торган чараларны югары бәяләде. “Чынлыкта безнең барыбызда да искә төшерүләргә, үгет-нәсыйхәтләргә, рухи тирәлеккә ихтыяҗ зур. Алар безне матди яктан да, рухи яктан да баета. Без үзебез яшәгән шәһәрләргә һәм төбәкләргә рухланып кайтып китәбез”, – диде ул. 

Мәүлид дога кылу һәм популяр артист Мостафа Атиф һәм башка музыкантлар башкаруында татар халкының гимны - «Туган тел» җырын күмәк җырлау белән тәмамланды. 

Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм узган юлны һәм аның сөннәт гамәлләрен искә төшерүне, аның күркәм әхлакый үрнәген өлге итеп алуны, рухыбызны тәрбияләү һәм ныгытуны максат итеп куя. 

Эльмира СИРАҖИ. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: