Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Болгар радиосы» "Безнең авыл көе" җиңүчеләрен тәбрикләде!

Радио көнендә “Болгар радиосы” “Безнең авыл көе” җиңүчеләрен бәйрәм эфирына чакырды.

Гыйнвар ахырында татар авылларын таныту һәм аларның тарихын мәңгеләштерү максатында “Болгар радиосы” “Безнең авыл көе” бәйгесен игълан иткән иде. Проект Татарстан белән генә чикләнмәде. Пермь, Самара өлкәсе, Башкортстан, Мари-Эл республикасы һ.б. төбәкләрдән 200ләп видеоязма килде. Алар арасында инстаграм язылучылары 3 җиңүчене билгеләде: 1 урын - Арча районыннан Ильмира Заһидуллина ("Арча" җыры)- 1397 тавыш; 2 урын - Кама тамагы районы, Балтач авылыннан Эльза һәм Хәниф Гарифуллиннар ("Балтачым" җыры) - 764 тавыш; 3 урын - Самара өлкәсе, Камышлы районы, Балыклы авылыннан Линар Абсаттаров ("Камышлым" җыры) - 752 тавыш; Бәйге шартлары буенча җиңүчеләрне акчалата бүләк көтә: 1 урын - 20 000 сум, 2 урын - 15 000 сум, 3 урын - 10 000 сум, Акчалата сертификатны тапшыру һәм җиңүчеләрне котлар өчен “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Аминов Илшат Юныс улы килде: “Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйм! Бу чыннан да зур проект булды. Моны киләчәктә дәвам итәргә кирәк. Мондый эчтәлекле көйләр барлыгына гаҗәпләндем һәм тыңлаган саен гәҗапләнеп тыңлыйм”, - диде ул. Җиңүчеләр белән туры эфирга чыгып рәхәтләнеп сөйләштек, җырлаштык. Үзләре белән күчтәнәчләр дә алып килгәннәр. Барлык өч җиңүче дә - үзешчән җырчы. Мәдәният өлкәсендә эшләүче – 3нче урын яулаган Самара егете - Ленар Абсаттаров булып чыкты. Ул да булса режиссерлыкка укыган. Кама тамагы, Балтач авылында яшәүче җиңүчеләребез “Балтачым” җырының сүзләрен дә, көен дә үзләре язган: “Әлеге бәйге турында интернет киңлекләрендә күрдек. Әтигә катнашырга үзем тәкъдим иттем. Җиңәрбез дип уйламаган идек”, - ди Эльза Гарифуллина. “Иң беренче үземнең җиңүне белгәч, шаккатып тордым. Ышана алмадым. Әлеге җиңү минем өчен олы стимул. Алга таба да бәйгеләрдә катнашырга телим”, - ди Эльмира Заһидуллина. Үзе пешекче булып эшли. “Болгар радиосы” язуЫ белән үз куллары белән торт пешереп алып килгән. “Әлеге бәйгене куркып кына башлап җибәргән идек. Катнашучылар булыр микән дигән икеләнү бар иде. Авыл көе дигәч тә күз алдына – "Наласа авылы көе", "Сарман", "Арча көе" җырлары килә. Бәйгедә авылларга багышланган җырлар шактый күп булып чыкты. Шунысы куандыра – әлеге бәйгедә Татарстанлылар гына түгел, чит төбәктә яшәүче тыңлаучыларыбыз һәм безне күзәтеп баручыларыбыз катнашты. Катнашучыларны чын күңелдән тәбриклибез! Соңгы җиңү булмасын” , - диде "Болгар радиосы"ның баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов.

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X