Мәдәни җомга

Бию мастер-классында Нурбәк Батулла казанлыларны тән сигналларын укырга өйрәтәчәк

«Хәрәкәттә - бәрәкәт» проектының чираттагы чарасы битмейкер Ислам Вәлиев катнашында 27 июльдә узачак.

27 июльдә «Черек күл» паркында «Хәрәкәттә — бәрәкәт» проекты кысаларында чираттагы шөгыль булачак.

«Татарский сансет» бию импровизация джемын заманча композицияләр һәм микслар белән «Әлиф» иҗат берләшмәсе хореографы Нурбәк Батулла һәм музыкант, битмейкер Ислам Вәлиев үткәрәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Мастер-класста катнашучылар гади хәрәкәтләр аша үз тәнендә яшеренгән мәгълүматны укырга өйрәнәчәк. Очрашу урыны — амфитеатр, башлана 19:30 сәгатьтә.

«Хәрәкәттә — бәрәкәт» проекты Татарстанда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган һәм июнь аеннан Казан паркларында һәм скверларында гамәлгә ашырыла. Тәҗрибәле осталар татар телендә хореография һәм спорт дәресләре үткәрәләр. 

 

 «Татар-информ» 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: