Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Бүген «Триумф» боз аренасында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мастер-класслар узачак

1-нче сентябрьдән Казанның 13 спорт объекты базасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бушлай дәресләр оештырылды.

Бүген, 29-нчы ноябрьдә, «Триумф» боз аренасында Казанның 1-нче номерлы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен интернат-мәктәбе укучылары өчен фигурист-спортчылар тимераякта шуу буенча мастер-класслар үткәрәчәкләр. Инвалидлар ункөнлегендә, уңай эпидемиологик шартлар булган очракта, 1200-дән артык кеше катнашында 24 спорт чарасы үткәрү планлаштырыла. Оештыручылар – «Трамплин» хәйрия фонды белән берлектә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.

3-нче декабрь көнне Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежында Республика инвалидлар җәмгыяте һәм Казан Башкарма комитеты командалары арасында футбол буенча иптәшләрчә матч планлаштырылган.

«Игелекле Казан» оешмасы «Триумф» спорт комплексы базасында инвалидлар ункөнлеге кысаларында ике яшь төркемендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен йөзү буенча ярышлар уздырачак. Ярышларда 40 бала катнашачак.

Исегезгә төшерәбез, 1-нче сентябрьдән Казанның 13 спорт объекты базасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бушлай дәресләр оештырылды. Аларга мең ярымнан артык кеше килгән. Йөзү һәм дәвалау физкультурасына ихтыяҗ аеруча зур.

Барлык спорт объектларында да адаптив физик культура буенча инструктор хезмәтләре күрсәтелә.

2020 елда «Альпари» хәйрия фонды белән берлектә «Талантика» яшьләр клубы базасында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт залы ачылды. Анда гадәти спорт залларына йөри алмый торган, әмма даими физик активлык кирәк кешеләр йөри. Бина махсус тренажерлар белән җиһазландырылган, аларда шөгыльләнү бушлай. Хәзер анда 21 кеше шөгыльләнә.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен мөмкин булган түгәрәкләр, спорт объектлары, мәдәният учреждениеләре исемлеге буенча мәгълүмат kzn.ru сайтында урнаштырылган.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев