Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Бүген «Казан» гаилә үзәге янында шәһәрнең төп чыршысы ачылачак

Бәйрәмдә җырчылар Лейна һәм Анастасия Макарова, ТРның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова һәм «Закария» фолк-төркеме чыгыш ясаячак.

24 декабрьдә «Казан» гаилә үзәге янында урнашкан үзәк Яңа ел мәйданчыгын ачу тантанасы узачак. Шәһәрдәге иң биек 35 метрлы чыршы яктылык, динамика һәм анимация элементлары кулланылган гөмбәз белән бизәләчәк.

Кунакларны «КышДаКар-фест» фестивале кысаларында концерт программасы һәм бәйрәм сәүдә рәтләре көтә, алар шәһәр символикасы һәм иллюминация белән бизәлгән.

Интерактив тамаша алдагы Цифрлаштыру елына багышлана. Бәйрәмнең төп герое — «QR–коты» — Казан халкының өйләренә кереп, алар белән бәйрәм итәргә хыялланучы 2 хулиган мәче.

Кич концерт программасы белән дәвам итәчәк. Хедлайнерлар Лейна һәм Анастасия Макарова, шулай ук ТР атказанган артисткасы Илсөя Бәдретдинова һәм «Закария» фолк-төркеме булачак. Балалар өчен аттракционнар эшләячәк.

Бәйрәм мәйданчыгы 16:00 сәгатьтән эшли башлаячак, төп чыршы 16:30 сәгатьтә ачылачак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсендә.

 

«Татар-информ» 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев