Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Бөгелмәдә милли тантана

Ходайның рәхмәте, әле ярый Бөгелмә каласында Атласины маяк иткән асыл татарлар бар.

Узган ел милли каһарманыбыз, тарихчы, мәгъ­рифәтче, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, ә иң аянычы – 1938 елда Сталин этләре тарафыннан атып үтерелгән бөек Һади Атласиның тууына 145 ел тулды. Милли җанлы зыялыларыбыз әлеге вакыйганы республика күләмендә билгеләми калмас, иң зур кичә һәм фәнни конференцияләр Казан каласында шаулап үтәр, дип өметләнгән иде. Ләкин, ни үкенеч, Казан бу юлы да милләтнең газиз каһарманы истәлегенә игътибарсыз калды. Ул шулай гадәтләнгән.


Инкыйлаб еллары алдыннан ук «милли юлбашчы»га әверелгән һәм хәтта бөек Тукаебыз тарафыннан да нәкъ шулай олыланган Гаяз Исхакый тууның 140 елын да билгеләп үтүдән качтылар. Исхакыйның туган авылы Яуширмәне Мари илендәге Звенигово ит комбинатына сатып җибәрделәр. Юлбашчының Яуширмәдәге музеен ремонтлау өчен 39 миллион сум акча бүлеп бирергә вәгъдә итсәләр дә, ул үтәлмәде һәм мирасханә бүгенгәчә ярым ташландык, ярым сырхау хәлдә җан асрап ята. Исхакыйның гомер буе иңгә-иң басып көрәшкән борадәре Садри Максудига һәйкәлне Төркия хөкүмәте үз хисабына китереп куйса, Гаяз әфәндегә Казан уртасында бюст та калыкмады. Башкаланың тимер юл вокзалы янындагы өч йортлы бер «тык­рык»ка гына Исхакый исемен китереп «чәпәделәр», газиз милләте хакына бер гөнаһсыз көе башын салган Атласи исеменә дә колхоз базары янындагы кечтеки генә урам «лаек» булды. Димәк, милли горурлыгыбыз булырга тиешле каһарманнарыбызга сан да юк бездә, кадер-хөрмәт тә юк.

Аптыраганнан, ут күршеләребез булган башкортларның мондый өлкәдә кылган изге гамәлләреннән көнләшергә кала. Гәрчә икесе дә татар милләте вәкилләре булса да, Башкортстан республикасын төзү өчен көрәшкән Зәки Вәлиди белән Шәехзадә Бабич истәлегенә күршеләребез Баймак районының Темәс һәм Дүртөйледәге Әсән авылларында күз явын алырдай музейлар ачып куйды. Респуб­ликаның үзәк китапханәсе З.Вәлиди исеме белән олыланды, Уфа үзәгендә Фрунзе атын йөрткән урамнарыннан берсе Вәлиди исеме белән яңартылды. Әле ике ел чамасы элегрәк шул урам башында Ш.Бабич хөрмәтенә искиткеч зур һәйкәл дә калкыттылар. Шушы гамәлләрне кылган республика җитәкчеләрен бүген бер генә явыз көч тә «милләтче» йә «куштан» дип тә телгә алмый...

Газиз халкы өчен кансыз җәлладлар тарафыннан җәзаланган һәм ахыр чиктә үзенең 8 дусты белән бергә атып үтерелгән бөек Һади Атласи да – данлау һәм баш июгә чиксез лаек шәхес. Аның үлеменә кадәр 30 ел алдагы гамәлләренә генә күз йөгертик. Әлмәт авылында (бүген шәһәр) «гап-гади» мулла һәм мәдрәсә мөгаллиме булып эшләгән Атласи 1907 елда Самара губернасы крестьяннары исеменнән империя Думасына депутат итеп сайлана. Думада мөселман фракциясе төзелгәч (бүген моны күз алдына китерү дә кыен, чөнки барча депутатлар фәкать «россиянлы»), милләттәше Сад­ри Максуди һәм аның ярдәмчесе Йосыф Акчура белән кул тотышып эшли. С.Максуди бер үзе генә дә йөздән артык тапкыр Дума мөнбәреннән һәм комиссия утырышларында чыгыш ясый. Фракция исеменнән мөселман депутатлары мәктәп һәм мәдрәсәләрдә балалар бүгенгечә бүленештә бишенче сыйныфка кадәр белемнәрне фәкать туган телләрендә генә үзләштерергә тиешлеген даулый һәм җиңүгә ирешә. Шулай ук алар Россия империясе мөселман илләренә каршы сугыш ачса, аңа Россия мөселманнарын катнаштырмау таләбен куя һәм янә шуны Дума тарафыннан яклаттыруга ирешә. Шул ук депутатлар таләбе буенча урыс сәүдәгәрләре мөселман авылларында ачарга өлгергән кабак һәм аракы сату кибетләре дә ябыла... Йәгез, чагыштырыйк. Соңгы 30 ел эчендә безнең Татарстаннан гына да иллегә якын депутат Дума кәнәфиләренең тәмен татый белде, мәгәр 2007 елда татар тарихын укытуны тыйган яисә 2018 елда татар теленең тамырына балта чапкан чакта һич югы берәрсе Дума мөнбәренә чәчрәп чыктымы да, аларны Садри Максуди яки Һади Атласи белән тиңләп буламы соң?!.

Ә Атласи депутатлык бурычын үтәгән көе дә Әлмәттә чакта ук башлаган мәгърифәтчелек эшен дәвам итә алган һәм газиз халкына бер-бер артлы «Себер тарихы», «Казан ханлыгы», «Сөенбикә» атлы тарихи әсәрләрен дә бүләк иткән әле!

Революция елларында Бөгелмә, Шөгер, Зәй-Каратай авыл мәктәпләрендә тарих һәм немец теле укытучысы булып йөрсә дә, Атласи газиз халкының киләчәге турында кайгыртудан туктамаган. Латин графикасын кертүгә каршы чыккач, аны Соловки лагерена газапка озатканнар. Кискен авыруы сәбәпле азат ителсә дә, 1936 елда үзенең 8 якташы һәм хезмәттәше белән бергә кабат кулга алынган. 16 мәртәбә допрос-җәзалау дигән сират күперен кичкәннән соң, 1937 елның октябренда Казанның Менжинский исемендәге клубта аларга суд кәмите оештырганнар. Хыялларында да булмаган Туран дәүләтен төзергә «омтылышлары» өчен тугызы да үлемгә хөкем ителгән. Аларны 1938 елның 15 февраленда Казан төрмәсе диварына терәп юк иткәннәр. Каберләре һаман билгесез...

Күз алдыннан шул кансыз елларда юк ителгән татар корбаннары йөгерешеп үтә. Нахак рәвештә атып үтерелгән бичаралар урыста да, чуашта да чиксез. Мәгәр каләм белән үз күзләрен үзе төртеп тишкән Шамил Усманов, үпкәләре череп беткән көе кулга алынып, төрмә хастаханәсендә җан биргән Галимҗан Ибраһимов – тик татарда гына. Шулай ук 68 яшендә Уфа төрмәсенең диварына терәп атылган Мөхлиса Буби кебек каһарман хатын да – тик татарда! Ә Казанда, менә, мәгърур һәм мәшһүр Мөхлиса исемендәге урам да юк, аның язмышы турындагы спектакльне дә Камал театры сәхнәсеннән алдыртып ташладылар. Легендар Һади Атласи хөрмәтенә сыңар гына да һәйкәл куйдырмыйлар. Җиребезгә усал көчләр хуҗа...

Ходайның рәхмәте, әле ярый Бөгелмә каласында Атласины маяк иткән асыл татарлар бар. Татар эшмәкәрләре һәм зыялылар әллә ничә ел элек үк бөек тарихчы һәм мәгърифәтче исемендәге хәйрия фонды булдырган. Шулар 17 ел рәттән Атласи һәм аның көрәштәшләрен искә алу кичәсе уздыра. Алар хәтта 14 нче татар гимназиясенә Һ.Атласи исемен бирдерүгә ирешкән. Уку йортында кечкенә бүлмәдә булса да аңа багышланган музей оештырылган. Һәр ел саен Атласи мирасына багышланган семинар-конференцияләр шаулап үтә. Ел саен шәһәрдә иң яхшы татар теле укытучысы һәм милли тәрбияче ачыклана, татар милләтенең иң зыялы мөгаллимнәренә һәм каһарман шәхесләренә Һ.Атласи исемендәге премия тапшырыла.

Быелгы тантанага алдан сөйләшү буенча Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров, Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы Энҗе Гыйззәтуллина, Энциклопедия һәм туган төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев, «Мәдәни җомга» газетасы һәм «Безнең мирас» журналы мөхәррирләре Вахит Имамов белән Ләбиб Лерон, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре Ләлә Мортазина, күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм язучы Фәүзия Бәйрәмова, филология фәннәре докторы Әнвәр Шәрипов, Татарстан Милли китапханәсенең директор урынбасары Ирек Һадиев, атаклы мөгаллимәбез Камәрия Хәмидуллина, шулай ук Әгерҗе районының Иж-Буби авылындагы бертуган Нигъмәтуллиннарга багышланган музей, Әлмәт районындагы Риза Фәхретдин һәм Фатих Кәрими музейларының хезмәткәрләре, Бөгелмә мәгариф идарәсе вәкилләре, дистәләгән татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре  кунак булып килгән. Бөек тарихчыны искә алу әүвәл Һ.Атласи исемендәге гимназия­дә (директоры Фәнис Гайнуллин) башланды. Газиз телебез инде дүрт ел буе изелү кичерә бит, шуңадырмы күпчелек ачыну шул тарафта барды. Ләкин үрнәк алырлык мисал да бар. Һ.Атласи исемендәге гимназиядә, ата-аналар ризалыгы белән, балаларга татар теле – атнасына өч, әдәбият исә ике сәгать керә. Димәк, барча мәктәп коллективлары да шушы Атласи гимназиясе тәҗрибәсен үзләренә өлге итә ала!..

Аннары әдәбият, тарих һәм иҗат тантанасы шәһәрнең милли-мәдәни үзәгенә күчте. Бинасы да тарихи һәм кыйммәтле: аны Балтач районының Түнтәр авылыннан чыккан сәүдәгәр Хәким бай, дөньяны шаккатыра башлаган синематограф үзәге буларак, 1912 елда төзеп биргән. Каладагы барча татарның милли учагына әверелгән бинаның кечкенә булса да музее, янәшәдә төрле күргәзмәләр үткәрерлек залы да бар. Без барганда залны җирле рәссам Дамир Хафизов эшләре бизи иде, аның кылкаләменнән төшкән картиналар белән дә хозурланып чыктык.

Үзәкнең тамашалар залында сәхнә түре Һ.Атласи исемендәге хәйрия фонды рәисе, тарих фәннәре кандидаты Алсу Мөхәммәтдинова белән татар конгрессының Бөгелмә бүлеге җитәкчесе Руслан Җәләев кулына күчте. Алар күптән килгән йола буенча, каланың иң булдыклы татар теле укытучысына һәм милли тәрбиячегә фонд һәм татар җәмәгатьчелеге исеменнән махсус диплом һәм бүләкләр тапшырды. Аннары сәхнәгә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Д.Шакиров чыкты һәм ул да, үз чиратында, А.Мөхәммәтдинова белән Р.Җәләевне, шулай ук Бөгелмә халык театры режиссеры Флүрә Шәрипованы Һ.Атласи рухына кылган изге эшләре өчен конгресс медальләре белән олылады. Хуҗалар да әзерләнеп көткән, Данис әфәндегә һәм Татарстанның атаклы мөгаллимәсе, озак еллар буе Казан каласында Ш.Мәрҗани исемендәге татар гимназиясен җитәкләгән Камәрия ханым Хәмидуллинага шәһәр җәмәгатьчелеге исеменнән «Милләтпәрвәр» һәм «Мәгърифәтче» дәрәҗәләрен һәм Атласи фонды дипломнарын тапшырдылар. Шул ук җитәкчеләр филология фәннәре докторы Ә.Шәрипов белән тарихи романнар авторы В.Имамов күкрәгенә Атласи исемендәге премиянең махсус медальләрен такты...

Бөгелмә төбәгендә татар рухы, татар теле исән, бөек Һ.Атласи истәлеге аларга яңа буыннарны милләт балалары итеп тәрбияләүдә көч бирә. Без шуңа бөгелмәлеләр фидакярлеге һәм аларның киләчәге өчен горурланып кайттык.  

 В.БАЙСАРЛЫ.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев