Мәдәни җомга

Без күргәннәр: 25 елга ике генә тапкыр сөтем әчеде

“Искра” колхозының II бригадасының сыер фермасында 25 ел хисапчы һәм лаборант булып эшләдем. Сыер савучыларның сөтләрен төгәл язып алып бардым.

Көнгә әллә ничә меңлек товар озатабыз шулай... 25 елга ике генә тапкыр сөтем әчеде. Ул вакытта суыткычлар юк. Сөтне бидон белән чишмә суында тота идек. Суынсын өчен кайтыр алдыннан сөтләрне болгатып чыгам. Ул сөтле бидоннарны иртәнге якта “Беларусь” тракторы арбасына үзебезгә төйисе. Кичке һәм иртәнге савымны тракторчы Вәсилә Шәмсетдинова сөт һәм май комбинатына илтә. Вәсилә белән икебез 50 литр бидонлы сөтне арбага төйибез. Җирдән арбага күтәреп алу җиңел булмагандыр инде. Яшьлегебез белән сизмәгәнбездер. Ул вакытта көче дә шулкадәр күп булган. Ике еллап шулай эшләдек.

Бервакыт колхозга яңа рәис билгеләделәр. Ул фермалар белән танышырга чыккан. Без, гадәттәгечә, сөт төяп маташабыз. “Бу нинди хәл, кызлар ул сөтләрне ничек күтәрсен?” – дип барысын да әрләп ташлады. Шуннан сөт ташый торган махсус арба кайтты. Шланглар, сөтне суырту өчен мотор көйләделәр. Эшләр җиңеләеп китте. Яңа рәисне сөтне арттырырга, фермаларны тәртипкә китерү өчен билгеләгәннәр икән. Элек район газетасында сөт буенча колхозлар исемлеге бирелә иде. Анда кайсы хуҗалыкның алдынгы икәнлеге күренә. Яңа рәис көн саен үзе килә, “сводка”ны ала. “Иптәш Галиева, әйдә әзрәк колхозны алга җибәрик”, – ди иде ул. Кайчак сөт әз булып, бозауларга языла иде. Ул вакытта районда бик каты тикшерәләр. Ике көннән соң, районнан иске машинасына утырып Рафаэль Закиров дигән кеше килде. Ул чорда бозау 6 литр сөт эчәргә тиеш иде. Рафаэль Закиров мине ачуланды. Бер бозау 8 литр сөт эчсә шартлый бит ул, диде. “Чаян” журналына бирәм, мин сине диде. Рафаэль Закиров бик җайлы кеше булып чыкты. Журналга ук чыкмадык чыгуын. Шулай да бу хәлләр безгә зур сабак булды.

Хәзер фермаларда эшләр автоматлаштырылган, заманча суыткычлар куелган. Заманча терлек фермаларында роботлар үзләре эшне башкара. Ә шулай да сыер савучыларны табып булмый дип зарлана ферма мөдирләре. Мин эшләгән иске сөт җыю складына таба савым сыерлары урнаштырылган торактан урамга чыгып килештән иде.

Менә шул ике торактан язгы пычракта да, кышкы бураннарда да көянтә чиләкле сөт күтәреп килүче сыер савучылар күз алдыннан китми. Нурания, Зәмзәмия, Хөснурый, Нәкыя, Мәүлидә, Әлфинур, Нәфисә, Нурия апалар белән бик күңелле эшләдек. Аларга алмашка яшьләр килә башлады. Соңрак безне урта фермага күчерделәр. Монда сыер савучы кызларның эшләре беркадәр җиңеләйде кебек. Анда урамнан йөрисе булмады, тораклар бер-берсенә тоташтырылган. Миңа да шунда беренче суыткычны кайтардылар.

Хәзер ул фермаларны сүттеләр инде. Эш тагы да заманчарак терлек торагына күчте. Кайчак бүгенге белән үткәннәрне чагыштырам да исләрем китә. Хезмәт тә беркадәр җиңеләя, техниканың көче арта, әмма кул хезмәтен әле беркем дә алыштыра алмый. Менә шунда үземнең көн саен кул белән 25әр бидон юып кайтканнарым искә төшә. Эшләп ашадык. Ялга чыккач, өйдә дә эшләргә язсын әле. Көн саен эшкә чыгып киткәндә үз хуҗалыгыбыздагы эшләр әбиләргә кала иде. Бүген үзебез шул әбиләр кебек хәзер, балалар дөнья куганда өйдәгесен тәртипкә саласың. Шунсыз йорт эше бармый. Өйдәге эшне дә гел әйләндереп торырга кирәк шул.

 

Гөлфия Галиева, Саба районы.

"Шәһри Казан"
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: