Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Беренче тәүлектән үк дәвалана башларга кирәк...

Татарстан Республика клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары Марсель Миңнуллин үзе дә коронавирус белән авыруы хакында сөйләде. Ул пациентларның тернәкләнү процессы барышы турында да аңлатты.

Татарстан Республика клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары Марсель Миңнуллин Covid-19 йоктыруда шикләнгән кешеләргә киңәшләр бирде. Бу турыда ул Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Беренчел челтәргә — участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кеше хәлсезлек тоя, сызланырга мөмкин, ютәл, томау барлыкка килә, ис һәм тәм тоймый башлый. Авыру үзен төрлечә сиздерергә мөмкин. Кайбер кешедә авыру тәм һәм ис тоймау симптомнары белән башлана, ә башкаларда алар авыру процессында гына күзәтелә. Кеше хәлсезлек тойса, температурасы (гадәттә 37.2-37.3) булса, участок табибына мөрәҗәгать итәргә тиеш», — диде Марсель Миңнуллин.

Коронавирус барлыгын тикшерү өчен анализ бирү мәҗбүри, диде Республика клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары. Беренче тәүлектән үк дәвалана башларга кирәк.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/uzhas-bit-bu-nik-bez-shundyy-imerek-palatada-dvalanyrga-tieshbez

Татарстан Республика клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары Марсель Миңнуллин Covid-19 йоктыруда шикләнгән кешеләргә киңәшләр бирде. Бу турыда ул Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Беренчел челтәргә — участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кеше хәлсезлек тоя, сызланырга мөмкин, ютәл, томау барлыкка килә, ис һәм тәм тоймый башлый. Авыру үзен төрлечә сиздерергә мөмкин. Кайбер кешедә авыру тәм һәм ис тоймау симптомнары белән башлана, ә башкаларда алар авыру процессында гына күзәтелә. Кеше хәлсезлек тойса, температурасы (гадәттә 37.2-37.3) булса, участок табибына мөрәҗәгать итәргә тиеш», — диде Марсель Миңнуллин.

Коронавирус барлыгын тикшерү өчен анализ бирү мәҗбүри, диде Республика клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары. Беренче тәүлектән үк дәвалана башларга кирәк.

Марсель Миңнуллин үзе дә коронавирус белән авыруы хакында сөйләде. Ул пациентларның тернәкләнү процессы барышы турында да аңлатты.

Әңгәмә барышында Казанда йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы, пандемия чорында республикада планлы һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүне дәвам итү турында да сөйләштеләр.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X