Мәдәни җомга

Беренче татар революционеры Хөсәен Ямашев 140 еллыгы музей-дәрес итеп билгеләп үтелде

Тукай музее хезмәткәрләре әйтүенчә, шагыйрь Габдулла Тукай белән журналист Хөсәен Ямашевның сәяси карашлары бер булган.

Журналист, беренче татар большевигы Хөсәен Ямашев тууына 6 гыйнварда 140 ел тулды. Шул уңайдан Татарстан Милли музее бүген Габдулла Тукай музеенда 12 татар гимназиясе укучылары катнашында музей-дәрес уздырды.

Хөсәен Ямашев беренче татар большевигы буларак билгеле шәхес. Ул 1903 елда РСДРП (б)га керә һәм Казан комитетының татар төркемен җитәкли. Ямашев шулай ук беренче татар революцион «Урал» газетасын чыгарган журналист буларак та билгеле.

Чараның Тукай музеенда узуы очраклы түгел. «Милли музей фондларында Хөсәен Ямашевның аерым архивы, коллекциясе бар. Сөт савыты һәм Хәдичә Ямашеваның чәч кыстыргычын куя торган савыт, керамик савыт-саба куелган. Моннан тыш, Милли музей йортында язу өстәлендә торган предметлары саклана», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина. 

 

 

Оештыручылар музей-дәрестә шагыйрьгә бәйле экспонатларның Ямашевка нинди катнашы булуы хакында сөйләде. Музей хезмәткәре әйтүенчә, шагыйрь Тукай белән журналист Ямашевның сәяси карашлары да бер булган.

«Большевиклар, революционерлар турында татар әдәбиятында иң беренче булып Тукай язып чыга. 1910 елда „Бер мән“ дигән шигыре басыла. Ул шигырьне Хөсәен Ямашевка багышлаган, диләр», — диде Лена Тябина. Тукай Җаек шәһәрендә яшәгәндә үк «Фикер» газетасында Ямашевның «Дума ачылган көн» мәкаләсен бастырган. 

 

 

Хөсәен Ямашев вафатыннан соң да Тукай «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» шигырь яза. Лена Тябина бу шигырьнең большевик образы чагылган иң беренче әсәр булуын әйтте. Ул шигырьдә Тукай Ямашевның кадерен исән чакта белмәдек, дигән үкенү белдерә. «Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадрен белү?! Без аны кайдан белик, мескин үлеп аңлатмагач?!» дип яза шагыйрь. 

 

* Хөсәен Минһаҗетдин улы Ямашев 1882 елның 6 гыйнварында Казанда туа. Мәрҗания мәдрәсәсен, Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлый. Татарча сәяси эчтәлекле өндәмәләр, брошюралар тарата, Алафузов заводындагы социал-демократик түгәрәкләр оештыра. 1903 елда РСДРПның Казан комитеты татар төркемен җитәкли. 1905-1907 еллардагы инкыйлаб вакыйгаларында катнаша. 1906 елда Оренбургка күченеп, 1907 елда татарча беренче революцион рәсми «Урал» газетасын нәшер итә, газета 1907 елда тыела. 1911 елда Казан университетының юридик факультетына укырга керә, 1912 елның мартында 30 яшендә нәшриятта башына кан савып кинәт үлеп китә. Яңа татар бистәсе зиратында җирләнгән. 

 

Зилә Мөбәрәкшина 

"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: