Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Беренче китаплары басылып чыккан өч яшь прозаик Язучылар берлегенә тәкъдим ителде

Язучылар берлегендә Айгөл Абдрахманова, Алинә Бикмуллина һәм Райнур Әгъләметдиновның иҗаты анализланды.

Өч яшь язучы Татарстан язучылар берлегенә әгъза итеп тәкъдим ителде.

Яшь прозаиклар Айгөл Абдрахманова, Алинә Бикмуллина һәм Райнур Әгъләметдинов иҗатына Берлекнең Әдәби тәнкыйть, Проза һәм Балалар әдәбияты остаханәләре бәя бирде.

«Бу яшьләр Берлек тарафыннан үткәрелгән Яшь язучылар семинарында да актив катнаштылар. Айгөл Абдрахманова белән Алинә Бикмуллинаны без нәшриятка тәкъдим иттек», — диде Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт

2020 елда Татарстан китап нәшрияты Айгөл Абдрахманова, Алинә Бикмуллина һәм Райнур Әгъләметдиновның беренче китапларын бастырып чыгарган.

Утырышта әдәбият галимнәре Әлфәт Закирҗанов, Равил Кукушкин, язучылар Галимҗан Гыйльманов, Ләбиб Лерон, Фәрит Яхин; Татар китабы йорты директоры, шагыйрә Луиза Янсуар, «Идел» журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закирова һәм башкалар катнашты. Утырышны Рәмис Аймәт алып барды.

Язучылар яшьләрнең әсәрләрендәге кайбер кимчелекләрне күрсәтеп, нитгездә аларның өметле булуын ассызыкладылар. 

 

Рузилә Мөхәммова 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев