Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Бер ай эчендә онлайн-мәдрәсәдә белем алучылар саны 23 меңнән артып китте!

Беренче татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте. Бу вакыт эчендә онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән артып китте! Аларның 7,43% – 18-24 яшьтә, 37,1% – 25-44 яшьтә, 51,8% – 45 яшьтән алып 55 яшьтән өлкәнрәкләр.

Онлайн-мәдрәсә белән Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән: Башкортостанда, Мәскәү һәм Ульяновск өлкәләрендә, Мәскәү шәһәрендә яшәүче шәкертләр кызыксыну белдергән. Моннан тыш, заманча белем бирү ресурсында ислам нигезләре буенча белемне Казахстандагы, Үзбәкстандагы, Кыргызстандагы, Азербәйҗандагы, Төркиядәге, Австралиядәге, АКШтагы, Германиядәге, Ирландиядәге, Канададагы, Финляндиядәге, Мисырдагы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге милләттәшләребез дә ала.

Татар онлайн-мәдрәсәсе – заманча уникаль гыйлем мәйданчыгы Татарстанда ислам мәгарифенең беренче баскычын – мәчет каршындагы курсларын сыйфат ягыннан яңа югары дәрәҗәгә күтәрде. Онлайн-мәдрәсә мәчетләре булмаган яисә мәчет каршындагы курслар оештырылмаган җирлекләрдә яшәүче яки вакыты кысынкы булган милләттәшләребезгә башлангыч дини белем алырга ярдәм итәчәк. Яңа проект Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан мөфтияте һәм аның карамагындагы “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан гамәлгә ашырыла. Мәдрәсәдә шулай ук iOS һәм Android базасындагы смартфоннар өчен эшләнгән махсус кушымта аша да “кереп” укып була. “Татар мәдрәсәсе” дип исемләнгән мобиль кушымтаны кесә телефонына Play Маркет һәм App Store-да бушлай күчереп алырга мөмкин.

 

ДУМ РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X