Мәдәни җомга

Бер авылда бер генә умартачы калдырачаклар?!

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы умарта кортларын тотуга кагылышлы яңа ветеринария кагыйдәләрен булдырып, аны җәмәгатьчелеккә фикер алышуга чыгарды. Умартачылар исә бу документ белән килешми, үзләренең фикерләрен туплап, өстәгеләргә хат юлларга җыена. Югыйсә авылларда умарта тотучылар бөтенләй калмаячак, ди алар.

Яңа кагыйдәләр сәнәгать масштабындагы умарталарга да, шәхси хуҗалыктагыларга да кагыла. “Российская газета” язганча, кагыйдәләр проекты 2016 елгы документка алмашка эшләнгән һәм киләсе елның 1 мартыннан керергә тиеш. Министрлыктан аңлатуларынча, документ бал кортлары арасында йогышлы авырулар таралу очракларын булдырмау һәм умартачылык продукциясендә сыйфатсыз катнашмалар өлешен киметү максатыннан эшләнә.
Документтан күренгәнчә, бал кортларын элеккеге һәм хәзерге полигоннар, зират, чистарту корылмалары, тирес саклана торган территорияләрдә тоту тыела. Умарталыклар химия предпритяиеләре, аэродромнар, хәрби полгигоннар, радио- һәм ТВ-станцияләрдән биш чакрым ераклыкта урнашырга тиеш. Сазлыклардан өч чакрым, авто- һәм тимер юлдан 500 метр читтәрәк торуы шарт. Умартачыларны иң борчыганы исә – бер умарталыкны икенчесеннән өч чакрым ераклыкта урнаштыру.

Федераль умартачылык фәнни үзәге директоры Анна Брандорф яңа кагыйдәләрне кертү Россиядә умарта оялары санын киметүгә китерәчәк дип саный. Умартачылык белән ныклап шөгыльләнүче төбәкләрдә аларны бер-берләреннән өч чакрым ераклыкта урнаштыру турындагы кагыйдәне берничек тә үтәп булмый. Кайбер авылларның озынлыгы гына да ике чакрымнан артмаска мөмкин, ди ул. Хайваннар торган абзар-куралардан да корт оялары 300 метр ераклыкта булырга тиеш. Монда бер генә искәрмә – хуҗаның үзенеке булса ярый. Димәк, умарта ояларын күршеңнең абзарыннан 300 метр ераклыкта куярга тиешсең. Анна Брандорф фикеренчә, авыл кешесе алдында ике генә юл калачак: йә умартаңны бетерәсең, яки күршеңнән хайванын бетерүен, йә булмаса абзарын күчереп куюны сорыйсың. Дөрес, болар әле тәкъдимнәр генә, алар турында фикер алышып, төзәтмәләр керткәч кенә аны кабул итәчәкләр.        
Татарстанның аквакультуралар һәм умартачылык идарәсе җитәкчесе Марат Миңнебаев та әлеге проект буенча үзләренең тәкъдимнәрен җыеп, аны Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгына юллаячакларын хәбәр итте.

– Бу безне түгел, башка төбәкләрне дә борчый. Фикер алышулар ил күләмендә бара һәм барыбыз да документка төзәтмәләр кертү ягында, чөнки ул кагыйдәләрне үтәү мөмкин түгел, – диде ул.  
«Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин да яңа кагыйдәләр умартачылыкка балта белән чабу булачак дип бәяли.

– Умарталыкларның 95 проценты авылларда урнашкан. Егермеләп умартачылары булган авыллар бар бездә. Әгәр дә аларны бер-береннән өчәр чакрым ераклыкка куярга дисәләр, авылда бер генә умартачы калырга тиеш була, калган унтугызына нишләргә? Ул алар арасында тавыш чыгу өчен дә сәбәп булырга бик мөмкин. Башка сыймый торган хәл бу. Анда умарталарны сазлыклы урыннардан өч чакрым ераклыкта урнаштырырга диелгән. Киресенчә, су җыелып торган шундый урыннарда бал кортлары өчен азык бар да инде. Бал кортлары кырда үсеп утырган культураларны серкәләндерә, алар булмаса, авыл хуҗалыгына да зыян килә бит, – ди ул.  

Һәр нәрсәнең яхшы ягы була дигәндәй, бу яңалык Россия күләмендәге умартачыларны берләштереп куйган.
– Аның турында гел сөйләшә идек, әмма берләшү юк иде. Хәзер барыбыз бергә яңа кагыйдәләргә каршы үз фикерләребезне язып, хатлар әзерләдек. Безне ишетерләр дип ышанабыз, – ди умартачы Шәүкәт абый.

 

Дилбәр Гарифуллина

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: