Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Бауман урамында татар халкының «Зәлидә» уены узды

«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының киләсе чарасы 18 августта «Казан» бию ансамбле егетләре катнашында узачак.

Кичә кич Казанның Бауман урамында татар халкының җырлы-биюле «Зәлидә» уены узды.

Музыкантлар түгәрәк уртасында татар халык көйләрен башкарды, ә уенда катнашучылар алар тирәли җырлады һәм биеде. Бии белмәүчеләрне халыкара конкурс-фестивальләр лауреаты, педагог-хореограф Сәидә Миңнебаева белән фламенко биюе остасы, танылган хореограф Гөлсинә Галимуллина өйрәтеп торды. Кичке сәгать җидедә башланган чара караңгы төшкәнче дәвам итте. Бу чара «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты кысаларында оештырылды.

 

 

Рифат Каюмов

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев