Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Башкортстан блогерлары «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте проектлары белән танышты

«Яшьләр социаль челтәрләр белән туган телдә уңайлы итеп куллана алса, киләчәк бар», — ди «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.

Башкортстан Республикасы блогерлары бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең эшчәнлеге белән танышты.

Акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков алар өчен экскурсия оештырды.

 

«Безнең эшчәнлек белән таныштыруның нияте — башкорт телендә дә шундый проектлар булырга тиеш. Сез аны үзегезнең аудиториягә, җитәкчеләргә җиткерергә тиеш. Башкорт телендә шундый проект булса, ул татарларга да кызыклы булыр. Милләтнең, телнең киләчәге хәзерге яшь буын кулында. Яшьләр социаль челтәрләр белән туган телдә уңайлы итеп куллана алса, киләчәк бар», — дип мөрәҗәгать итте блогерларга Шамил Садыйков. 

 

 

Блогерлар матбугат очрашулары уза торган залда, әдәби кафеда булды. Кафеда аларга кесә форматында чыга торган китаплар һәм татарча тәбрикләмәләр тәкъдим ителде. 

 

Аннан соң блогерлар «Татар-информ» агентлыгы, «Тәртип», «Китап» радиоларының эшчәнлеге белән танышты. «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева бүген Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең туган көне булуын искәртте, радиодагы иртәнге тапшыру да аңа багышланган. 

 

 

Кунаклар шулай ук «Сабантуй» һәм «Ялкын» журналларының проектлары белән танышты.

Блогерлар «Татмедиа» эшчәнлеге белән таныша алу мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтте. «Безгә нык ошады, шаккаттык», — ди блогер Миләүшә Шәйхисламова. 

 

 

 Гөлүзә Ибраһимова 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев