Мәдәни җомга

«Балыкка бармасам, чиргә сабышам»: чын балыкчы нинди була?

Балыкчылар турында сүз чыгуга, беренче булып терәлеп торган күршебез Миннил Хәсәншин күз алдына килә. Әлмәт районы Мәмәт авылы кешесе ул. Балык тоту стажы мин белгәне генә утыз ел аның. Эштән бушаган арада яки шашлык ашаганда кармак салып, сыңар күз белән караштыру түгел бу, балык тоту – Миннил абыйның яшәү рәвеше.

Эшләгән вакытта Миннил абый бер көн эшләп, өч көн ял итә торган график сайлый иде. Өч көн ялы күрше Кичүчат авылы буасында үтә инде. Мондый график белән эшләү өчен Миннил абый Яңа ел төнендә дә эшкә чыгарга риза, ял көннәренә генә тия күрмәсеннәр! Пенсиягә чыккач исә бөтенләй рәхәткә чумды. Хәзер күршем җәен көнгә ике тапкыр балыкка йөри, кышын бер мәртәбә иртәдән кичкә кадәр утырып кайта.

Ышанасызмы, балыкка бармаган бер көне дә юк аның! Балык уылдык чәчкән, боз киткән чакта гына берничә көн «отпуск» ала. Кышын күз ачып булмаслык буранда, утыз градус салкында да буа янында бер машина торыр, боз өстенә палатка корып Миннил абый утырыр… Шуннан салкын тидереп кайтып керсә, сарымсак-суган ашый, мәтрүшкәле чәй эчә дә икенче көнне кабат балыкка төшеп китә. Инде ничә мәртәбә боз ярылып, аягы белән суга да чумды — кайтып мунча яга, шунда балыкчы кием-салымнарын яхшылап киптерә дә икенче көнне иртүк яңадан чыгып сыза. Гаҗәп кеше!

 

 

Авылга кайткан арада балыкчының хәлләрен дә белешеп чыгыйм, чиртәме икән дип, кәлүшләремне киеп күршеләргә йөгердем.

— Менә иртәнге җидедә чыгып киткән килеш әле, һаман юк, — диде Миннил абыйның хатыны Өммегөлсем апа, сәгатьнең кичке бишне күрсәтүенә ымлап. — Миннил балыкка җыенганда аның юлында тормавың хәерле. Күрмичә бәреп егуы бар. Иртән таң атканчы ук уяна да киенеп куя ул, аннан тәрәзә каршына барып басып, яктырганын көтә башлый. Яктыра башлауга, ашарга-эчәргә тутырып куйган сумкасын эләктереп, минут эчендә өйдән юк була. Шул вакыт өйдәге ир-ат эше эшләнмичә тора… Ач торса — тора, ләкин балыкка бармыйча калмый.

«Балыкка бармасам, чиргә сабышам»

Ул арада капкадан бер чиләк балык тоткан Миннил абый да күренде. Табышның иң вакларын тавыклар сыйлансын дип кертеп салды ул, эрерәкләрен чистартып, консерва ясарга дип аерып куйды. Соңрак өенә кереп, үзе тоткан балыктан ясалган тәмле консерва белән тамак ялгап алгач, Миннил абый диванга утырып, телевизорының пультына басты һәм балыкчылар каналын кабызып җибәрде. Ул арада мин дә янына килеп утырып, аны бетмәс-төкәнмәс сорауларым белән аптыратырга тотындым.

— Миннил абый, көн саен балыкка йөреп, ничек туймыйсың син? Өйдә хет бер көн ял итәсең килмиме? — дидем.

— Һава торышы әйбәт булса, өйдә ничек чыдап ятасың? Балыкта рәхәтләнеп ял итеп кайтам. Аның тотылган балыгыннан бигрәк шунда кармак салып утыруы рәхәт. Балыкка йөрми торсам, чиргә сабышам.

— Яхшы һава торышы дигәнең нинди соң ул? Көн саен чиртмидер бит?

— Атмосфера басымы 750-755 тирәсе булганда яхшы чиртә. Өйгә барометр алып куйдым, шуннан карап торам. Аннары, җил көнчыгыштан — Чупай ягыннан булса, балыкка өметләнәсе юк. Көньяктан, көнбатыштан булганда әйбәт эләгә. Һава торышы гына түгел, балыкны кармак белән ничек уйнатып утыруыңа да карый. Кайчак ике балыкчы янәшә утырабыз, беребез рәхәтләнеп ура гына, икенчебезгә чиртми дә. Кичә яңгырлы көн булуга карамастан, күп эләкте менә. Бөтен серен аңлап бетереп булмый аның…

Җил көнчыгыштан булса, балыкка өметләнәсе юк. Көньяктан, көнбатыштан булганда әйбәт эләгә. Һава торышы гына түгел, балыкны кармак белән ничек уйнатып утыруыңа да карый.

 

— Кайлардан тотасың?

— Үзебез тирәсендәге Кичүчат, Чупай, Елховай, Кирлегәч буаларыннан. Иртәгә менә Кичүчатка төшәбез, анда өч көн барган юк инде, балыклар сагынгандыр. Өйдән 25-30 чакрымнан да еракка киткәнем юк. Элек зур елгаларга да йөргәли идем, барыбер шул чама эләгә, бензин хакы кыйммәткәрәк чыга. Аннан, артык зур балык тотарга яратмыйм, аны өстерәп чыгару кыен. Әллә ничә кармагымны өстерәп кереп киттеләр инде. Миңа эләккән иң эре балык — дүрт килолы сазан, — диде Миннил абый, чын балыкчыларча ике кулын ике якка куеп.

 

 

 

«Сулык төбен монитордан күзәтәбез»

Сөйләшүебезне бүлеп, Миннил абыйның телефоны дырылдарга тотынды. Авылдагы башка балыкчының шалтыратып, Миннил абыйның бүгенге уңышы белән кызыксынуы икән. Күп сөйләшмәделәр, күршемнең җавабы кыска булды: «Тал төбендә. Миндә кырык». Мәмәттә көн саен кармак салып утырырга ярата торган 3-4 кеше бар икән, шулар көн саен кичтән бер-берсенә шалтыратып, хисап бирә, ди. Кем күбрәк тоткан икәнен ачыклыйлар да, икенче көнне калганнары да шул яккарак елыша.

— Миннил абый, безнең тирәдә күбрәк нинди балык каба соң?

— Кышын ерткыч балыклар эләгә — кушбаш, чуртан, алабуга. Беренче булып алар уылдык чәчә, җәйге балыклар соңгарак кала. Җәйге балыклар дигәне — кәрәкә, сазан, толстолобик. Әле бер көнне генә су төбенә камера төшереп караган идек, кәрәкәләр уяна башлаган инде, бер сазан да йөзеп китте. Су асты камерасын төшереп, буада нинди балыклар бар икәнен монитордан күзәтеп утыргалыйбыз шулай.

— Хәзер йөзәр меңлек шәп кармаклар бар дип сөйлиләр, синдә ничә сумлыгы? Ничә кармагың бар?

— Мин ул кадәр кыйммәткә алмыйм, 5-6 кармагым арасында иң кыйммәтлесе бер меңлектер. Балык тоту өчен вак кортны кибеттән махсус сатып алам, анысының дә бәясе пүчтәк. Электр кармаклары белән тотучылар бар, анысын кем уйлап тапкан икән? Сулыктагы бөтен балыкны миңгерәтеп, үтереп бетерә торган нәрсә ул. Мин бары тик гади кармак белән генә тотам. Боз киткән, уылдык чәчкән вакытларда туктап торам. Гадәттә, анысы апрельнең 10нарына туры килә иде, быел ял иртәрәк килде, иртәрәк туктыйсы булыр.

 

Миннил Хәсәншиннан балыкчылар өчен киңәшләр

  • Ай тулы булганда балык чиртми.
  • Атмосфера басымы 750-755 тирәсе икән, яхшы эләгәчәк.
  • Җил көнчыгыштан икән, балыкка өметләнәсе юк.
  • Балыкларны башта 2-3 көн барып ашатырга, ияләштерергә кирәк, аннан соң яхшырак кабачак.
  • Язын яр буенда боз өстенә су чыга башласа, димәк, боз юкарган, эчкә кермәвең хәерле.

 

Балыкчы хорафатлары

  • Балыкка үзеңә ашарга балык ризыклары алып бармавың хәерле. Аннан алдагы көндә дә балык ашамасаң, бигрәк тә яхшы.
  • Тамагы тук балыкчының кармагы ешрак чиртә.
  • Балыкка барыр алдыннан кырынмаска кирәк.
  • Үз кармагыңны башка балыкчыга биреп торырга ярамый.
  • Балыктан кайтып киткәндә кабаланмаска, ашыкмаска кирәк, алайса икенче юлы уңыш урап узар.
  • Тоткан балыгың турында башкаларга бераз арттырыбрак сөйләргә кирәк, алайса икенче юлы ваграк балык эләгәчәк.

 

Лилия Заһидуллина

Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: