Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Балтачта яшәүче Закировлар: «Йортны су басты, өченче көн өйгә керә алмыйбыз»

Күпләр елның яз фасылын зарыгып көтеп ала, ә менә Балтач районындагы Кол Шәриф урамы, 32 йортта яшәүчеләр өчен язгы ташу чоры күңелсез вакыйгалардан башлана. Куралты-кураны су баса, вакытлыча яшәр өчен башка урын эзлиләр, җитмәсә, су басканнан соң, бакчалары да яшелчә, җиләк-җимеш утыртмаслык хәлгә килә.

Балтач районында яшәүче Надия һәм Фәргать Закировларга биш ел элек, үзләре яшәгән баракны сүтеп, дәүләт программасы буенча яңа йорт салып бирәләр. Йорт дигәннәрен «җиде кат үлчәп» тормыйлар анысы, 2-3 айда тиз-тиз генә сипләп чыгалар да бер атна эчендә Закировларны һәм баракта бергә яшәгән күршеләрен ике яклы йортка күчерәләр.

Ашыккан ашка пешкән, диюләре хак икән — ел саен Закировлар гаиләсенең йортын су баса. Быел исә кышын кар юньләп яумаса да, су басу узган елгыга караганда көчлерәк булган.

 

 

Балтач районының Кол Шәриф урамы, 32 йортында яшәүче гаиләләр үзләренең проблемалары хакында ел саен матбугатка да хәбәр итәләр икән. Әмма ярдәм итәргә ашыгучы гына юк, ди Надия ханым:

— Өч көн элек су өй астына үтте, прихожаяга җитәргә 30 см калгандыр. Өч балабызны алып, гаиләбез белән әниләрнең кысан фатирына күченергә мәҗбүр булдык. Әлеге проблема ел саен кабатлана, кемгә генә мөрәҗәгать итмәдек, гаепне берсенең дә үз өстенә аласы килми. Йортның өстән-өстән генә эшләнүе нык сизелә: стеналарга күгәрек чыга, ярыла, суык. Ярый боларга дигәннәрдер инде. Авыл җирлеге рәисе канау казырбыз, диде. Суын килеп суырттылар, тик нәтиҗәсе юк. Кичә кичке 6лар тирәсендә төшеп мендек — су тездән.

Йортның өстән-өстән генә эшләнүе нык сизелә: стеналарга күгәрек чыга, ярыла, суык. Ярый боларга дигәннәрдер инде.

 

Ташулар бетү белән генә проблема бетми икән, бакчалар әйбер утыртмаслык хәлгә килә, ди.

— Узган ел алай ук булмаган иде, әмма күршеләрнекен нык басты. Алар бакчага бәрәңге дә утырта алмады, ташлар белән актарылып бетте бакчалары, бу бит инде адәм хурлыгы. Безнең йортны иңкүлеккә салганнар, бу проблеманы тагын да көчәйтә, — ди Надия Закирова, уфтанып.

Йортны салып чыгуларына биш ел үтүгә карамастан, ел да шул проблема кабатлана, халык җәфа чигә. Әмма җитәкчелек тарафыннан әлеге ситуацияне чишәрлек ныклы эшләр башкарылмавы сәер, әлбәттә. Һәм иң кызыгы, күршедә нибары бер-ике йортны гына су баса икән, калганнарында (үзләре салып чыккан кешеләрнекендә) андый проблема юк.

 

 

Балтач районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахмановка әлеге ситуация буенча нинди эш башкарылуын сорап мөрәҗәгать иттек.

— Ел саен шул ук проблема, узган ел балчык ташытып та карадык. Әмма әле хәл итеп бетереп булмады. Бүген иртән канау казыдык, су суырта торган җайланма да куйдык, тик болар ситуациядән чыгарга ярдәм итмәде. Унбишләп «КамАЗ» балчык ташып, нигезне күтәртергә кирәк булачак, — диде җитәкче.

Бу бит дәүләт программасы белән салынган йорт? Нигә шулай бармак аша карадыгыз?

Инженер гаебе монда — өйнең нигезе күтәртелмәгән.

— Инженер гаебе монда — өйнең нигезе күтәртелмәгән. Биш ел элек салынган йорт бу, ул вакытта җитәкчелектә башка кешеләр иде. Гаеплене эзләүдән дә мәгънә юк, булган проблеманы тизрәк хәл итәргә кирәк. Хәзерге вакытта ике яклап канау казыйбыз, ләкин әле бу да котылу түгел. Икенче елга ныклап уйлап, башка урамнардан канау казып килеп, йортны күтәртергә кирәк булачак. Без әлеге гаиләләрне проблемалары белән ташлап калдырмадык — кулдан килгәнчә ситуацияне хәл итәргә тырышабыз.

 

 

Кукмара районының Олыяз авылында үзе йорт салып чыккан Сәлимҗан Әхмәтҗановтан өйне су басудан саклап калу өчен КИҢӘШ:

— Йортны калкулыкта — биек җиргә салалар, иңкүлектә салдың икән, проблемаларны көт тә тор. Фундамент биек булырга тиеш.

Йортны су баса калса, суны суырталар, вентиляциялиләр. Җәен гел җилләтеп торырга кирәк. Су баскан йортта күгәрек барлыкка килә, астма чире шуның аркасында кузгала.

Әллә ничә «КамАЗ» туфрак ташып, проблемадан качып булмый. Алар бит аның йортын күтәртми, дамба ясый да биегәйтә генә. Бу очракта бернишләтеп булмый.

 

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев