Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Балтачта 15 бала тәрбияләүче гаилә «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнде

Россиядә «Ата-ана даны» орденын сигез гаиләгә тапшыралар.

Россиядә гаилә институтын ныгытуда һәм балалар тәрбияләүдә казанышлары өчен «Ата-ана даны» ордены белән сигез гаилә, тагын ике гаилә орден медале белән бүләкләнә. Балтач районының Пижмар авылында яшәүче күп балалы Мөхәрләмовлар гаиләсе дә «Ата-ана даны» орденына лаек булды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Хәбир Мөхәррәмов — гади комбайнчы-тракторчы. Хатыны Алсу белән алар 15 бала тәрбияләп үстергән. Алар барысы да хезмәтнең тәмен тоеп, эшләп үсәләр, бу аларга тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәчәк», диелә министрлык хәбәрендә.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин РФ Дәүләт бүләкләрен тапшыру турындагы карарга имза куйган. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.

«Ата-ана даны» ордены 2008 елның 13 маенда гамәлгә куелган. Аны җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналарга һәм уллыкка алучыларга бирәләр. Бүләк алган гаиләгә бер тапкыр 100 мең сум күләмендә акча да бирелә. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев