Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Балтач районында XVнче Мөселман балалар Сабан туе узачак

17нче июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVнче Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узачак.

Быел Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан үткәрелүче милли бәйрәмгә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов белән беррәттән, күпләгән татар зыялылары, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, күренекле дин әһелләре чакырулы. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Балалар өчен Сабантуй Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырыла. Россиякүләм чарада Татарстан районнарыннан тыш, Ульяновск, Оренбург һәм Киров өлкәләреннән, Башкортстан, Марий Эл республикаларыннан да балалар килеп катнашачак. Бәйрәмгә килүчеләрнең саны 4-5 мең тирәсе булыр дип көтелә. Сабан туенда һәркем баш киеменнән – ир-атлар түбәтәйдән, хатын-кызларның яулыктан булулары сорала.

Мөселман балалар Сабан туе үсеп килүче яшь буында татар халык традицияләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырыла. «Республиканың, илнең киләчәге балалардан тора, ә аларның нинди булып үсүе – бездән», – дип билгеләп үтә оештыручылар.

Сабантуй балаларның Коръәннән аятьләр һәм догалар укуы, мөнәҗәтләр, шигырьләр һәм кайткан кунакларның сәламләү сүзләре белән ачылачак. Бәйрәм көн дәвамында төрледән-төрле уеннар, ярышлар белән үрелеп барачак, җиңүчеләргә тантаналы рәвештә кыйммәтле бүләкләр тапшыру көтелә. Әлеге Сабантуйның үзенә генә хас үзенчәлеге – бәйрәмгә килгән халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы. Бу вакытта барлык уеннар да тукталып тора.

Быелгы бәйрәм программасына 30га якын ярыш кертелгән. Коръәннән аятьләр һәм догалар укучыларны бүләкләүдән тыш, күпләгән уеннар: йөгерү (кызлар һәм малайлар арасында), 2 үлчәү категориясендә кул көрәше, чүлмәк вату, таяк һәм бау тартыш, әтәч тоту, стаканга су ташу, йомырка кабып йөгерү, капчык сугышы, күз бәйләп әйбер кисү, капчык киеп йөгерү, авыш һәм туры баганага менү, утын кисү һ.б. булачак.

Сабан туеның милли күрке булып көрәш ярышлары тора. Бәйге 2004 елда туган һәм аннан да яшьрәк булган, 18 яше тулмаган егетләр арасында 35, 50, 65, 75 килограммга кадәр һәм 75 килограммнан авыррак үлчәүләрдә узачак. Көрәшчеләргә паспорт белән килү шарты куелган. Үз авырлыкларында чемпион исеменә лаек булган егетләр арасында бәйрәмнең төп бүләге – скутер уйнатылачак. Үз үлчәүләрендә 1, 2, 3 һәм 4 урыннарны яулаган яшь көрәшчеләргә акчалата бүләкләр каралган.

Елдагыча, өлкәннәр арасында да татар көрәше көтелә. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы Сабан туенда хәзрәтләр һәм имамнар арасында да милли көрәш ярышлары булачак. Беренче урында калучыга төп бүләк – тәкә.

Сабан туе Бөрбаш авылында иртәнге сәгать 10.00да башлана.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев