Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Республикада

Балтач районында XV Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе үтте

Балтач районы Бөрбаш авылында зурлап XV Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды.

Быел татар милли бәйрәме Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан күпләгән шәрәфле кунаклар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, татар зыялылары, галимнәр катнашында үтте. Әйтергә кирәк, биш меңнән артык кешене – бишектәге сабыйлардан алып өлкән яшьтәге абый-апаларны бер мәйданга җыеп китергән Сабантуй Татарстанда Корбан бәйрәме уңаеннан үтүче гаилә бәйрәмнәренең дә иң масштаблысы булды. Шул рәвешчә, бүгенге дини һәм милли чара үсеп килүче яшь буында татар халык гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куйды.

Сабантуй Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине таралуны сурәтләгән театральләштерелгән күренешләр белән ачылды, аннары балалар иҗат коллективлары, Коръән укучыларның чыгышлары булды, мәйданга бизәлгән атлар керде. Бүгенге Сабантуй бәйрәменең татар милләте тормышында мөһимлеген искәртеп, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев дин ул – әманәт дип, аны сакларга һәм аны үзебездән соңгы буыннарга тапшырырга, балаларны дин кушканча тәрбияләргә чакырды. “1100 ел элек Шәһре Болгар җирендә безнең бабаларыбыз үзләренең яшәү рәвеше ислам дине икәнен бөтен дөньяга игълан итәләр. Бу Сабантуй да әманәтне сакларга һәм тапшырырга кирәк икәнен исебезгә төшерергә тиеш. Шулай булганда гына безнең милләтебез яшәячәк, алга барачак. Туган телебез – ул үзгәрми торган тәкъдиребез. Без Кыямәт көнендә туган җирең һәм туган телең өчен нәрсә эшләдең, ислам дине дигән әманәтне ничек сакладың дип соралачакбыз. 15нче ел рәттән үткәрелүче Сабантуй халкыбызны, балаларны бергә җыюы белән үзенчәлекле. Аллаһы Тәгалә килүчеләрдән, бәйрәмгә җыелучылардан разый булсын!” – дип теләкләрен җиткерде.

Аннары тәбрикләү сүзе белән Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин чыгыш ясады. Ул илебез тотрыклы үсештә булсын өчен, дин һәм халыклар дуслыгының ныклы һәм бердәм булуы мөһим дип билгеләде, халык традицияләрен балаларыбызда тәрбияләп, буыннан-буынга тапшыру барыбызның да бурычы, диде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов үз чыгышында сәламләү сүзләрен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән җиткерде, милли бәйрәм белән тәбрикләде. “Җәлил хәзрәтнең биредә алып бара торган күпьеллык хезмәте һәм Мөселман балалар Сабантуе – ул искиткеч әһәмиятле зур проект. Бу проектны өлешләп булса да авыл-районнарда үтә торган традицион Сабантуй программаларына да һичшиксез кертергә кирәк. Бүгенге Бөрбаш авылының рухи тормышы башкалардан аерылып тора. Бу – тәрбия нәтиҗәсе”, – диде ул.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов барлык катнашучыларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. “Динебезгә муафыйк булган, милләтебезгә хас булган күркәм рәвештә изге бәйрәмгә җыелдык. Ул чыннан да изге бәйрәм, чөнки хәмерсез, хәрамсыз уза. Раббыбыз Үзенең бәрәкәтен иңдерсә иде! Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: “Балаларыгызны өч нәрсәдә тәрбияләгез: пәйгамбәребезне яратуда, аның гаиләсен-нәселен сөюдә, Коръән укуда”. Шушы өч төрле гамәл балаларыбызга фани дөньяда кыйблаларыннан тайпылмаска ярдәмче булып тора”, – дип ассызыклады мөфтинең беренче урынбасары.

Алга таба тәбрикләү сүзләре белән ТР Президенты карамагындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды директоры Нурия Һашимова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, ТР Президенты Администрациясенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, шулай ук танылган татар галимнәре Индус һәм Энгель Таһировлар чыгыш ясады.

Ачылыштан соң илебезнең төрле төбәкләреннән дә бик теләп катнашырга килгән балалар уеннарда көчләрен сынап, бүләкләр алырга ашыкты. Милли бәйрәм программасына барлыгы 30га якын ярыш кертелгән иде. Болар – йөгерү (кызлар һәм малайлар арасында), 2 үлчәү категориясендә кул көрәше, чүлмәк вату, таяк һәм бау тартыш, әтәч тоту, стаканга су ташу, йомырка кабып йөгерү, капчык сугышы, күз бәйләп әйбер кисү, капчык киеп йөгерү, авыш һәм туры баганага менү, утын кисү һ.б. Башка еллардан аермалы буларак, Сабантуйның традицион уеннары татар милли көрәше белән бер үк вакытта мәйдан уртасында үтте, уен һәм көрәш барган вакытта танылган башкаручылар – Ильяс Халиков, Марсель Вәгыйзев, К.Тинчурин театры артисты Зөфәр Харисов һәм күпләгән балалар мөнәҗәтләр, дини җырлар, шигырьләр белән чыгыш ясады.

Өйлә вакыты җиткәч, азан әйтелеп, бар халык намазга басты, мәйдан тулысы белән намаз уку урынына әверелде. Бергәләп җәмәгать белән укылган намазны Җәлил хәзрәт җитәкләде, ахырдан Илфар хәзрәт дога кылды. 

Кичкә таба Сабан туеның милли күрке булган көрәш ярышларының нәтиҗәләре билгеле булды. Бәйге 2004 елда туган һәм аннан да яшьрәк булган, 18 яше тулмаган егетләр арасында 32, 45, 60, 65, 75 килограммга кадәр һәм 75 килограммнан авыррак үлчәүләрдә узды. Ул татар милли көрәше барлык кагыйдәләрне истә тотып, көрәш федерациясеннән килгән хөкемдарлар җитәкчелегендә үтте. Барлыгы 90 яшь көрәшче Казан, Чаллы шәһәрләреннән, Тукай, Актаныш, Әлмәт, Теләче, Саба, Кукмара, Балтач, Әтнә, Арча районнарыннан, Киров өлкәсеннән килде. Төп бүләк – скутер иясе үз үлчәү категорияләрендә җиңү яулаучылар арасында җирәбә уйнату юлы белән ачыкланды. Аңа 32 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә җиңү яулаган Аяз Фәйзрахманов (Арча районы) лаек булды. Хәзрәтләр арасында көрәштә беренче урынны Кукмара районы Олыяз авылыннан килгән Илназ Ибраһимов яулады һәм тәкә белән бүләкләнде, өлкәннәр көрәшендә Бөрбаштан Миңнегали Шакировка тиңнәр табылмады.

Бәйрәм барган вакытта күпләгән аттракционнар, уен заллары, сәүдә нокталары, хәләл аш-су, туклану урыннары эшләде. Барлык кунаклар һәм катнашучылар милли баш киеменнән – ир-атлар түбәтәйдән, хатын-кызлар яулыктан булды. Сабантуйга җыелучылар һәм әти-әниләр әлеге бәйрәмне оештыруга үзләреннән зур өлеш керткән иганәчеләргә рәхмәт сүзләре әйтеп таралышты.

 

ДУМ РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев