Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Балет артистлары татар биюе буенча ир-атлар батлында чыгыш ясаячак

18 нче августта Казанда «Батыр батл» татар биюе буенча мастер-класс – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы чарасы узачак.

«Батыр батл» дип исемләнгән мастер-классны Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артистлары Владислав Уткин һәм Данил Исхаков алып барачак. Чара җанлы музыка астында узачак: биючеләргә баянчы Газинур Равилов һәм битмейкер, диджей Malsi music булышачак.

«Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы мәйданда артистлар перформанс оештырачак һәм чын егетләр биюен күрсәтәчәк. Владислав Уткин белән Данил Исхаков арасында бию батлы узачак. Шуннан соң биючеләр катнашучылар арасыннан үзләренә команда туплаячак. Шулай итеп, һәр теләгән кеше татар халык биюенең төп хәрәкәтләрен генә өйрәнеп калмый, ә профессиональ биючеләр ярдәмендә каршы як команда белән батлда ярышачак.

Чарага керү бушлай. Мастер-класс «Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы мәйданда (Җиңү проспекты урамы, 48а йорты) оештырыла. 18:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр Казан шәһәре Башкарма комитетының Телләр культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

Чара Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән Казан Мэриясе һәм шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Исегезгә төшерәбез, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» парклардагы җәйге иҗат һәм спорт дәресләренә 2021 нче елда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, старт бирелде. Узган ел барлыгы 14 мастер-класс үтте. Быел проект дәвамында әлегә «Ярмәк вагы» татар биюе, чечеткабию аэробикасыбрейк-данс һәм татар халык биюе, «Зәлидә» җырлы-биюле уены буенча барлыгы 6 мастер-класс оештырылды. Чаралар сентябрьгә кадәр үткәреләчәк.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X