Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Балалар әдәбияты остаханәсе Алиш премиясенә Эльмира Шәрифуллинаны тәкъдим итә

Бүген Язучылар берлегендә Проза, поэзия, балалар әдәбияты һәм әдәби тәнкыйть остаханәләренең берләштерелгән утырышы узды.

 Татарстан Язучылар берлегенең Балалар әдәбияты остаханәсе Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиягә шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаны тәкъдим итте.

«Эльмира Шәрифуллинаның „Ак бүре турында баллада“ әсәре „Идел“ журналында басылып чыккан, „Китап“ радиосы аудиокитап форматында әзерләгән», — дип мәгълүмат бирде Берлекнең балалар әдәбияты остаханәсе җитәкчесе Вакыйф Нуриев.

Бүген Язучылар берлегендә Проза, поэзия, балалар әдәбияты һәм әдәби тәнкыйть остаханәләренең берләштерелгән утырышы узды. Язучылар Гаяз Исхакый, Фатих Хөсни, Җамал Вәлиди, Һади Такташ, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләргә кандидатлар күрсәттеләр. Алга таба бу кандидатларны Берлек идарәсе караячак.

Вакыйф Нуриев үз чыгышында бүген Алишның туган көне икәнлеген искәртеп, Казанның 20 нче гимназиясе ишегалдында аңа бюст ачылуын хәбәр итте. Анда Алишның туганнарыннан журналист, төбәк тарихын өйрәнүче Азат Сөнкишев катнашкан. Аның «Һәйкәленә чәчәкләр» дигән китабын Алиш премиясенә тәкъдим итү мөмкинлеге турында сүз булган.

Татарстан Язучылар берлегенең балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлар өчен бирелә торган премиясе ни дәрәҗәдә бу кандидатурага туры килен алга таба Язучылар берлеге идарәсе хәл итәчәк.

Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова Әлмәт бүлегенең шагыйрә Зинаида Захарованы тәкъдим итәргә җыенуын искәртте. 

 

* Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия 1996 елдан бирле бирелә. Аның беренче еллардагы лауреатлары Ләбибә Иксанова, Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллиннар иде. 

 

Рузилә Мөхәммәтова 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X