Мәдәни җомга

Азнакайга сәяхәт

Кала үзәгендә, гаҗәеп шәп бинада Туган якны өйрәнү музее ачылуы турында, әлбәттә ки, ишетеп белә идек. Азнакай туфрагының искиткеч таланты Марсель Галиев тә туган ягына кайтып килергә кыстый башлагач, җай табылганга сөенеп, шундук юлга чыктык.

Гаҗәеп хәл: үз Татарстаныбыздагы Азнакайга дүрт ел чамасы бармыйча торылган. Кала үзәгендә, гаҗәеп шәп бинада Туган якны өйрәнү музее ачылуы турында, әлбәттә ки, ишетеп белә идек. Азнакай туфрагының искиткеч таланты Марсель Галиев тә туган ягына кайтып килергә кыстый башлагач, җай табылганга сөенеп, шундук юлга чыктык. Безне район хакименең урынбасары Дамир Гыйләҗев каршы алды, ике көн буена һич иренмичә озатып та йөрде.

Шунысы сөенеч: Татарстан районнары яңармыйча, үзгәрмичә тормый. Азнакайда да, әнә, өр-яңа торак микрорайоннары, ял һәм иҗат парклары пәйда булган. Совет чорындагы интернационализм, асылда исә гомумроссиян милләте тәрбия­ләү чиреннән дә арына башлаганнар, кала үзәгендәге берничә “россиян” исемен йөрткән урам Сөембикә, Болгар, Мәхмүт Хә­сәнов исемнәренә алышынган. Мондагы кибетләргә дә, Казандагы шикелле, инглиз йә рус атамалары тагып куймаганнар, Ходайга мең шөкер, “Ханым”, “Сылукай”, “Гүзәл” шикелле җанга рәхәтлек бирүче исемнәр дә байтак кына әле. Шулай тиеш, бик тормышча гамәл. Районда 32 милләт вәкиле гомер кичерә, ләкин 64 мең кешенең 87 процентын татарлар тәшкил итә, ә килмешәк агай вәкилләре 7 проценттан артмый. Төп халкың татар икән, димәк, аның киеме дә, тел-лөгате, яшәү рәвеше дә үзебезчә канат ярса кулай. 

Элек советныкы булган, хәзер исә Балалар иҗат үзәге урнашкан мәдәният сарае яшәгән һәм аның каршына Ленин һәйкәле куелган үзәк бер урамны, Мәскәүдәге Арбат һәм Казандагы Бауман шикелле үк итеп, җәяүлеләр генә йөри торган ял урамына әйләндергәннәр, нәкъ шул бөек ханбикәбез Сөембикә исемен йөртә. Аңа талантлы сынчыбыз Рәсим Шәрифуллин ясаган Ана һәм Бала һәйкәлен куйганнар, шушында ук балалар күңел ачу өчен булдырылган уен мәйданчыклары тезелешеп китә. Район мәдәният сараена кадәр сузылган бу урам Болгар урамы белән кисешә. Анда Азнакай җирлеге халкыбызга бүләк иткән Советлар Союзы һәм Социалис­тик Хезмәт Каһарманнарының сыннары тезелешкән. Алар профессионал талант ияләре тарафыннан башкарылган, байтак район үзәкләрендәге шикелле, “балчыктан гына” ябыштырып тезгән “бичара игезәкләр” түгел инде...

Кайчандыр Кара елга агып яткан һәм аның аръягында совет “дачалары” тезелешеп киткән иңкүлектә хәзер гаҗәеп зур парк җәйри. Азнакайда чик буе сагында, десант гаскәрләрендә, диңгез флотларында хезмәт итеп кайткан солдатларның берләшмәләре төзелгән, алар үзләренең “профессиональ” бәйрәм көннәрендә җыелмыйча калмый, нәкъ шуларга күңел ачу һәм тагын бер кат горурлык хисләре кичерү өчен паркта аерым-аерым һәйкәлләр куелган. Үзәктә ял көннәрендә концерт карап хозурлану өчен махсус сәхнә дә бар. Янәшәдә шул ук Рәсим Шәрифуллин иҗат иткән Гаилә һәйкәле сокландыра. Район җитәкчеләре шул һәйкәл каршында яңа ЗАГС бинасы төзергә ниятли. Әлеге яңа бистәдән кул сузымында гына “Чатыр-тау Арена” атлы спорт сарае, ачык бассейн, стадион, сәүдә йортлары тезелешеп тора. Һәммәсе дә халык өчен, уңайлы һәм тулы канлы, матур тормыш өчен.

Кара елганың икенче ярында – Туган якны өйрәнү яки Туган як музее. Һич арттыру түгел, мондый гүзәл бина Омск, Новосибирск, Владивосток, Сызрань кебек Рәсәйкүләм танылган шәһәр музейларына да эләкми. Азнакайда түгәрәк наратлардан ике катлы, 520 квадрат метрлы иркен, гүзәл итеп төзелгән әлеге музейны тулысынча районның үз хисабына булдырганнар. Район җитәкчеләре күпме генә йөз суы түкмәсен, аны ачкан чакта Мәдәният министрлыгы да, Милли музей да ярдәм кулы сузмаган. Бәлки, чит кул кермәгәнгә күрәдер, кабатланмас, үзенчәлекле һәм азнакайлылар өчен газиз дә ул.

Гадәттәгечә, музей аерым бүлекләрдән хасил һәм ул район тарихыннан башлана. Пыя­ла шкафлар эченә куелган мамонт сөякләре, ук-җәяләр, V гасырдагы сармат чорының кылыч-сөңгеләре, мәктәп укучыларын иллешәр мәртәбә Урал һәм Кавказ тауларына сәяхәт кылдырган физкультура укытучысы Владимир Соколов әзерләп биргән җәнлек һәм Азнакай районының брендына әверелгән Чатыр тау буендагы суыр (баймак) сыннары – барчасы да фәкать тирә-як авыл җирлегеннән җыелган, монда читтән кергән бер генә табылдык, ясалма байлык та юк.

Азнакай төбәге авылларының исеме рус документларына ХVIII гасырда гына үтеп кергән. Аеруча алар тарихчы галимнәр П.Паллас, аталы-уллы Петр һәм Николай Рычков юлъязмаларында телгә алына. Галим Паллас 1768 елда Оренбургка юнәлгән сәяхәт вакытында, Бөгелмәгә барышлый, Азнакай төбәгенең Миндәй, Рангазар, Карамалы, Шуган, Кече һәм Олы Чалпы, Сукаяш, Сәпәй авыллары аша үтә, Чатыр тау белән хозурлана. Бөгелмә каласы янында ук үз утарларын булдырган аталы-уллы Рычковларның язмаларында Азнакай төбәге никтер йөгертеп кенә искә алынган. Ә югыйсә, 1735-1738 елларда Уфа белән Казан арасында кайнаган Акай-Күчем фетнәсен бастыру өчен Петербургтан юнәлгән экспедиция сос­тавында 22 яшьлек Петр Рычков та булган һәм ул – Ык елгасы буенда, Минзәлә белән Табын крепосте арасында кайнаган бәрелешләрнең тере шаһите бит. Әйтик, бүгенге Азнакай районының нәкъ чигендә урнашкан һәм үз исемен йөрткән авылда (элек Акай күле, ә баскыннарны китереп утырткач – Рус Шуганы) туып-үскән Акай Күчем улы 1735 елның июль аенда Уфа янындагы яулардан соң 4000 кешелек җайдаклар гаскәре белән Яңа Чишмә һәм Кичү (соңгысы Әлмәт районында) крепостьларын штурмлый. Август аенда, тирә-юньдәге, аеруча үзенең туган төбәгендә урнашкан авыллардан тупланган җайдаклар белән барып, Минзәлә кирмәнен һәм Алабуганы чолганышка ала. Сентябрь аенда инде, янә үз төбәге аша үтеп, Ашкадар елгасы буенда, бүгенге Башкортстан территориясендә лагерь корып урнашкан генерал Кирилов гаскәренә һөҗүм итә. Шушындый ук канлы бәрелешләр 1736 елның июнь-июль айларында да кабатлана. Бу юлы Акай отряды җәллад генерал Румянцев гаскәренә һөҗүм итә. Яу барышында Акай батыр үзе каты яралана һәм карательләр кулына эләгә. Аны коткару өчен, ашыгыч рәвештә фетнәнең икенче юлбашчысы Килмәк Норышев килеп җитә һәм үз кул астындагы 2000 җайдак белән Румянцев лагерена ташлана. Ләкин Акайны коллыктан коткара алмыйча, фетнәчеләр чигенергә мәҗбүр була. Ә Акай батырны әүвәл Минзәлә, аннары Уфа, соңрак Петербург каласына ук алып китәләр, ул үз гомерен дар агачында тәмамлый. Күргәнебезчә, 1735-1738 елгы яулар Ык буйларын, Азнакай төбәген дә урап үтми, биредә дә азатлык даулаган фетнә уты дөрли, ул фетнәдә Азнакай тирәсендә урнашкан дистәләгән авыл ирләре катнаша, тик ни кызганыч, музейда гына әлеге дәһшәтле яулар турында сыңар сүз йә экспонат белән дә телгә алынмый...

Азнакай музеенда Пугачев явына багышланган махсус почмак та бар. Анда Пугачев гаскәренең походта барган, Урал аша үткән, завод эшчеләре килеп кушылган эпизодларны сурәтләгән картиналар да, крестьяннар юлбашчысы узган юлны тасвирлаучы махсус карта да бар. Хәтта, Азнакай төбәгенә һичбер катнашы булмаган Салават Юлаев рәсемен куюны да кирәк санаганнар. Әмма, тагын ни кызганыч, үз җирләреннән, Чалпы авылыннан чыккан ике Пугачев полковнигы – Ногайбәк Хәсәнов белән Габделкәрим Рахманкулов исемнәре язылган берәр тамга куярга онытканнар. Ногайбәге – үзенең 900 кешелек фетнә отряды белән 1774 елның 15 гыйнварында Зәй крепостен яулап алган герой. Габделкәрим Ногайбәк крепосте һәм Бакалы янында узган яуларда дан казанган. Иң мөһиме – Татарстанда азатлык өчен көрәшүче халыкка берьюлы ике Пугачев полковнигы бүләк иткән башка бер авыл да юк бит. Баш полковник Салават исемен йөрткән шәһәр, район, спорт командалары, премияләр, аңа багышланган һәйкәлләр бар, исемен бөтен дөнья белә икән, азнакайлыларга да үз каһарманнарының исемнәрен мәңгеләштерү эшендә һичкем дә комачаулык итми. Фәкать газиз милләтең тарихын гына кадерләргә кирәк...

Музейда менә үзләренең Илбәк авылындагы мәдрәсәдә ике ел буе балалар укыткан, ә аннары шушыннан, мөфти Мөхәммәдияр хәзрәт Солтанов (ул Азнакайдагы пугачевчы Ногайбәк Хәсәновның кантон башлыгы булып торган оныклары белән кыз бирешеп туганлашкан) чакыруы буенча, Уфадагы мөфтияткә казый булып киткән Ризаэтдин Фәхретдингә махсус почмак багышлый белгәннәр бит. Бик урынлы гамәл, лаек шәхес – милләт горурлыгы.
Утызынчы елларда районны җитәкләгән шәхесләргә багышлаган почмак та бик гыйбрәтле. Биредә төрле авыл мәктәпләрендә укыткан мөгаллимнәр яки укучыларның күмәк фотолары, илнең югары бүләкләренә лаек булган тәүге алдынгыларның рәсемнәре тезелгән. Үз әби-бабасын таный алган һәрбер азнакайлы өчен зур горурлык.

Бөек Ватан сугышына багышланган бүлек аеруча кискен тәэсир итә. Дүрт Советлар Союзы Каһарманын, сугыш эпизодларын тасвирлаган фотолар тезелешеп тору бер хәл, әмма әле шулар янәшәсендә Ленинград блокадасында калган Азнакай вәкилләренең, сугыш тәмамланганнан соң дистәләрчә ел узгач кына гильза йә капсула эченә яшерелгән кәгазьләргә язылган якташларның истәлеге бәгырьләрне телә. Ниһаять, аларның да язмышы ачыкланган, аларның рухы да якташлары, туганнары янына кайтып җиткән. 

Билгели ки, музейда сугыштан соңгы елларга, Азнакай төбәгендә киң үсеш алган нефтьчеләр хезмәтенә, район, аерым авыл һәм хуҗалык җитәкчеләренә, мөгаллимнәргә, сәнгать әһелләренә, атаклы спортчыларга багышланган бүлекләр дә бар. Әдәбият почмагы, билгеле ки, мин фәкыйрегезне битараф калдыра алмый. Азнакай район газетасы редакциясендә 30 елга якын эшләп киткән, әмма тумышы белән Саба төбәгеннән булган Мәхмүт Хәсәновның язу өстәлен, аның дистәләгән фотоларын күрү – бик хәерхак гамәл. Иллә мәгәр дистәдән артык башка язучыга нәкъ шуның кадәр үк урын бүлеп бирелүне һәм анда һәр әдипнең сыңар гына фотосыннан, берничә китабыннан гайре истәлек таба алмау – нык гаҗәпләндерә.

Әдипләрдән тыш, Азнакай туфрагы халкыбызга бүләк иткән Равил Галиев, Зәйнәп Фәрхетдинова кебек җырчылар, Нәҗибә Ихсанова, Әзһәр Шакиров шикелле артистлар, музыкантлар, рәссамнар дистәләп бит әле. Шул ук Равил Галиевнең генә әтисе Рәфисне дә искиткеч сынчы, рәссам, калай чүкеп тә картиналар ясаучы талант булган, диләр. Аның да истәлекләрен, алар гаип булганчы, музей хозурына тезеп куйсаң иде!..

Ә гомумән алганда, Азнакай музее бүген – күпчелек районнарның төшенә кереп газаплый торган мирасханә, ядкәр. Алар аны сазлык җирне чистартып, тулысынча үз хисапларына һәм фәкать үз көчләре белән генә төзеп куя алган. Башка районнарга шундый мәдәни истәлек төзү өчен дә дистә еллар буена түл җыярга кирәк...

Без, әлбәттә, музейдан тыш, атаклы Чатыр тау белән хозурланырга, 1 номерлы мәктәпнең өр-яңа бинасында укытучылар, китапханәчеләр, тәрбиячеләр белән очрашу уздырырга, Азнакайның Төркиядәге тугандашы Тарсус шәһәре исемендәге парк, андагы Зәңгәр мәчет һәм аның каршындагы мәдрәсә, хәтта автосервис хуҗасы Рифкат әфәнде Солтановның совет чорына багышланган шәхси музее белән танышырга да өлгердек. Шәхси музей да – һәрбер район өчен менә дигән үрнәк. Барчасын да бер язмага өймик, анысын сезгә аерым бүләк рәвешендә тотып торыйк әле.

Вахит ИМАМОВ.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: