Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Айрат Хәйруллин: Татарстанда бөтен мәктәпләргә югары тизлекле интернет кертелде

Кайбер мәктәпләрдә Wi-Fi булмау аркасында укытучылар глобаль челтәр мөмкинлекләрен дәрестә куллана алмый икән.

Татарстанның Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин республикада бөтен мәктәпләргә югары тизлекле интернет кертелүен әйтте.

«Татарстан бөтен мәктәпләрне югары тизлекле интернет белән тәэмин иткән беренче төбәк булды. Мең ярым бала укый торган мәктәп булсынмы, илле балалы авыл мәктәбе булсынмы — йөз процент интернетка тоташкан», — диде Айрат Хәйруллин ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Министр сүзләренчә, элемтә чыбыгы һәр уку йортына килеп җитсә дә, кайбер авыл мәктәпләрендә чыбыксыз гына интернетка тоташып булмый икән. Wi-Fi булмау аркасында укытучылар глобаль челтәр мөмкинлекләрен дәрестә куллана алмый. Чираттагы бурыч — һәр мәктәптә Wi-Fi челтәрен булдыру.

«2022-2023 елларда бер млрд сумнан артык акча мәктәпләрдә Wi-Fi челтәрен булдыруга биреләчәк. Теләсә кайсы укытучы ноутбугын проекторга тоташтырып, дәресне кызыклырак итеп үткәрә алачак», — диде Айрат Хәйруллин.

Айрат Хәйруллин цифрлаштыру елы кысаларында кайбер зур оешмаларның мәктәпләргә бүләк ясарга җыенуларын әйтте. Аның сүзләренчә, быел «Ак Барс» банкы укытучыларга 24 мең ноутбук бүләк итәчәк. Моның өчен оешма бер млрд сум акча бирергә ниятли. Министр яңа ноутбукларның әлеге банк аша хезмәт хакы алучыларга гына каралганын искәртте.

«Башка оешмаларны да шушындый иганә акциясенә кушылырга чакырабыз», — диде Айрат Хәйруллин. 

 

 Рифат Каюмов 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев